МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Имтиханнар тапшырабыз
09.06.2016
Бүген 9 клсс укучылары физика, биология фәннәреннән дәүләт имтиханнарын тапшыралар. 15 июнь - соңгы имтихан көне. Укучыларга уңышлар телик!
-
Тәҗрибә участогында
07.06.2016
Тәҗрибә участогында кызу эшкайный.Томат, кыяр, кабак кебек җылы яратучы культураларның үсентеләрен күчереп утырту буенча эш оештырылды.
-
Сабантуйлар гөрләп узды
06.06.2016
4-5 июнь - язгы Сабантуй бәйрәме белән истәлекле булып калыр. Бу көнне олысы-кечесе бәйрәмгә агыла.. Ташкичү мәктәбе балалары да бу бәйрәмне көтеп алалар. Алар җырладылар да, биеделәр дә, матур шигырьләр дә сөйләделәр. Тагын шунысы куанычлы булды: аларның чыгышларын җырчы Нурзадә апалары да карады, бәя бирде.
-
Куркынычсыз җәй
31.05.2016
Бүген мәктәптә "Куркынычсыз җәй" акциясе кысаларында, СМС дети проекты балалары укучыларга җәйге каникул чорында үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре, буш вакытны үткәрү турында әңгәмә үткәрделәр. Тәмәке тартуга каршы көрәш чарасы буларак, блиц-интервьюлар алдылар.
-
Җәйге табигатькә экскурсия
30.05.2016
Башлангыч класс укучылары җәйге табигатькә экскурсия ясадылар. Чәчәкләр тормышы, туфрак, һава торышы, су турында өйрәнгән материалларны ныгыттылар. Спорт ярышлары, балык тоту - барысы да укучыларга ошады. Җәйләр ямьле булсын!
-
Арчада тантана
27.05.2016
Кичә Арча шәһәренең Җиңү паркында зур тантана булды. Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылаганда төзекләндерү эшләре буенча аерылып торган оешмаларны һәм аларның җитәкчеләрен котлау оештырылды. Җиңүчеләрне үзешчән артистлар котлады.
-
Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды
26.05.2016
Бүген 9 класс укучылары өчен дәүләт имтиханнары башланды. Сайлап алынган җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ, химия фәннәре буенча укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар. Уңышлы булсын!
-
Cоңгы звонок дәшә киләчәккә
25.05.2016
Бүген Татарстан мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау"бәйрәмнәре гөрләде. Соңгы кыңгырау 9, 11 ел мәктәпләрдә белем алган укучыларын яңа үрләр яуларга дәшә. Укучылар алдында дәүләт имтиханнары.
Укучыларны котларга ОАО"Сетевая компания" Идел буе электр челтәрләренең Арча бүлеге РЭС начальнигы Н.Ф.Нурмухамметов, ОАО "Мәрҗани" бүлекчәсе директоры Р.Х.Хабибуллин, өлкән укытучылар , әти-әниләр килде. Мәктәп директоры укучыларны "Соңгы звонок" бәйрәме белән котлады, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фаттахов котлавын җиткерде. Укучылар мәктәп колективына укыту-тәрбия эшен оештыруда уңышлар теләделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Тукай торган авылга экскурсия
24.05.2016
Бөек Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. 6-7 класс укучылары өчен Г.Тукай язган "Тормыышка күзем ачылган урын" - Яңа Кырлай авылына экскурсия оештырылды. Г.Тукай музее, яңартылган Сәгъди карт утары - барысы да укучыларда "Исемдә калганнар" әсәрендә сурәтләнгән вакыйгаларны кабат искә төшерделәр. Укучыларда Г.Тукай тормышын, иҗатын кабат өйрәнү тойгылары уянды. Экскурсия бик эчтэлекле булды.
-
Алтын каләм остасы
20.05.2016
Районда яшь иҗатчыларның "Алтын каләм"-"Золотое перо" - 2016 Республика конкурсының финалы узды. бу конкурста мәктәбебезнең 9 класс укучысы Касыймова Илүзә катнашты һәм 1 нче урынга лаек булды. Илүзәгә республика кләмендә узачак фестивальдә катнашырга һәм көч сынашырга туры киләчәк. Зур уңышлар телибез Илүзә сиңа!