МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре
26.10.2016
Бүген класс сәгатьләрендә Интернет челтәрендә эшләү кагыйдәләре өйрәнелде. Укучыларга төрле сайтларда эшләү,үзең турында информация таратмау, телефон номерлары бирмәү турында сөйләшенде. Укучылар Интернетта үзләре белгән төрле мошенниклык вакыйгаларын искә төшерделәр.
-
Театрда кунакта
21.10.2016
Ташкичү төп мәктәбе коллективы 20октябрь көнне Г.Камал исемендәге театрга барды. Театрда аларны музыкантлар каршы алды. Акрын гна көй агыла. Күңелләр күтәрелә. Спектакль башланганчы ук тамашачының күңелен күтәрү өчен эшләнгән бу. Укытучылар белән бергә бу экскурсиядә өлкән класс укучылары, СМС-дети акциясендә катнашучы укучылар да бар иде.
-
Cуның тормышта роле
20.10.2016
Бүген биология укытучысы Ә.Ә.Вафина "Яр буе зонасы суларын саклау" елы кысалары астында "Суның тормышта роле" дигән класс сәгате үткәрде. Ул укучыларга су турында кирәкле мәгълүматлар бирде.
-
Тәртип сагында
19.10.2016
Бүген мәктәп укучылары Арча муниципаль районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече М.К.Нигматуллин белән очраштылар. М.К.Нигматуллин укучыларның дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта үз-үзләрен тотуларын, кичке вакытта кире кайтаручы элементларның булуын закон тарафыннан кирәклеген белдерде. Районда, Татарстан Республикасында укучылар белән булган җинаять эшләрен анализлады, булдырмау чараларын күрсәтте. Ахырыдан М.К.Нигматуллин тәрбягә авыр бирелүче укучылар белән шәхси сөйләшүләр алып барды.
-
Беренче грамота
18.10.2016
Бүген мәктәптә иртәнге линейка вакытында укуда, мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларны котлау оештырылды. "М.Галәүгә - 130 ел" дип оештырылган кичәдә укучылар да актив катнашты. Мәктәп директоры аларны мактау грамотасы белән бүләкләде. Бигрәк тә сөенгән укучылар - 1 класс укучылары! Чөнки аларның 3 се бүген беренче грамоталарын алды. Л.Сабирова, Д.Ибатуллина, А.Мустафин "Учу.ру" сайтында бирелгән биремнәрне башкарып чыктылар. Беренче уңышларыгыз белән, беренчеләр!
-
Өмә узды
15.10.2016
15 октябрь көнне мәктәп тирәсен чистарту буенча өмә үткәрдек. Кыраулардан соң. чәчәкләр җәйге маткрлыкларын югалтты. Агачлар яфракларын коя. Тирә-юньне чистарту мәсьәләсе килеп басты. Шимбә көнне, үмәк көч белән, мәктәп тирәсе чүтән, иске агачлардан чистартылды.
-
Мәхмүт Галәүгә - 130 ел
12.10.2016
Сентябрь ае (кайбер чыганакларда ноябрь диелә) - М.Галәүнең туган көне. Аңа быел 130 ел булыр иде. Тукай яшьтәше, драматург, публицист, тарихи роман жанрына нигез салучы М.Галәү Ташкичү авылында туа, үсә, мәдрәсәдә укый. Тормыш аны да суга, кага. Шушы шәхеснең якты истәлеген искә алырга профессор, филология фәннәре докторы Ф.З.Яхин, филология фәннәре кандидаты , "Г.Тукай" музее директоры Г.Ф.Төхфәтова, филология фәннәре кандидаты, "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Р.Г.Фатхрахманов, мәгариф бүлеге җитәкчесе З.М.Дәүләтбаев, "Казан арты" тарих-этнографик музее директор урынбасары Ш.З.Гарипов, Арча, Әтнә районы татар әдәбияты укытучылары катнашты. Искә алу кичәсендә М.Галәүнең тормыш юлы, фаҗигале язмышы искә алынды, анң турында яңа табылган мәгълүматлар белән таныштырылды. Мәктәп укучылары М.Галәүнеү шигырьләрен укыдылар, әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Рэхмэт сиңа, УКЫТУЧЫМ!
05.10.2016
Бүген - УКЫТУЧЫ көне! Һәрбер бала мәктәпкә бәйрәмчә киенеп килгән. Чөнки бүген мәктәптә озак еллер эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар килде. Педагог-организатор Г.Д.Касимова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Ф.Хабибуллина өлкәннәр өчен котлау оештырдылар. Ветераннарны мәктәп директоры И.И.Гибадуллинда чын күңеленнән котлады.
-
Өлкәннәрне котладык
05.10.2016
Бүген мәктәпкә укытучыларның әти-әниләрен, әникиләрен, мәктәптә эшләп чыккан ветераннарны да котладык. Аларга да конөерт программасы тәкъдим иттек. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында үтте. Мәктәп чоры, күңелле вакыйгалар, истәлекләр сөйләнде. Яңартылган мәктәптә эшләү өчен шартларның әйбәт булуынв сокланды ветераннар.
-
"Өлкәннәр декадасы" башланды
01.10.2016
1 октябрь - халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәптә өлкәннәр декадасын үткәрү планы төзелде. Ялгыз яшәүчеләргә шефлар билгеләнде, ветеран укытучыларны котлау программасы төзелде. 1 октябрь көнне Ташкичү авылы ветераннарын котлау оештырылды. Яңартылып эшләнгән Культура йортының фойесында җыелды ветераннар. Чәй артында яшьлекне искә төшереп, җырлап-биеп күңел ачтылар ветераннар. Кичәне оештыруда Культура йорты хезмәткәрләре , библиотекарь, мәктәп коллективы хезмәт куйды.