МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Депутатлар бездә кунакта 14.01.2020

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары М.Г.Ахметов һәм Л.Н.Шафигуллиннар бүген безнең районда булдылар. Район белән танышып йөргәндә, алар Ш.Мәрҗани исемендәге музейга да керделәр. Мәктәп ишек алдындагы Ш.Мәрҗани һәмМ.Галәүләр истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр куйдылар, музей эшчәнлеге белән таныштылар. Аларны Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев озатып йөрде.
-
2020 нче елның данлыклы сәхифәләре 13.01.2020

2020 нче ел - истәлекле даталарга бай ел. ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиүгә 75 ел, Арча районы төзелүгә 90 ел... Бу истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтү өчен план төзелде, әзерлек эшләре бара. Бүген мәктәп укучылар советының беренче утырышы шушы тарихи истәлекле даталарга багышланды.
-
Икенче яртыеллык башланды
10.01.2020
Кышкы каникуллар тәмам. Укучылар, көч җыеп, мәктәпкә килделәр. Беренче линейкада куркынычсызлык кагыйдәләре,җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту, горурлык хисе булдыру, өлкәннәргә һәм кече яшьтәгеләргә мәрхәмәтле булу тырында сөйләшү алып барылды.
-
Ата-аналар җыелышы 09.01.2020

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта 2019-2020 нче уку елының 1 нче яртысына йомгак ясалды, укыту-тәрбия эше, уңышлар һәм кимчелекле яклар анализланды, икенче яртыеллыкка бурычлар куелды.
-
Каникуллар күңелле үтә 06.01.2020

Яңа ел каникуллары бик күңелле үтә. Һава шартлары да бик яхшы, балалар саф һавада рәхәтләнеп чана шуалар.
-
Спорт ярышлары 04.01.2020

4 нче январь көнне авыл яшьләре, студентлар һәм мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары уздырылды. Һәр командалар да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
ОГЭга әзерлек
03.01.2020
Каникул вакытында ОГЭга әзерләнү буенча график төзелде. 9 нчы класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр.
-
Чыршы бәйрәмнәре узды 26.12.2019

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәмнәре узды. Укучылар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр. Укучылар тарафыннан оештырылган тамашага әти-әниләр, ветеран укытучылар, авыл халкы да килде.
-
Эшлекле семинар 24.12.2019

24 декабрь көнне район башлангыч класс укытучыларының "Кече яшьтәге укучыларда дәрестә, дәрестән тыш вакытта универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чаралары" темасы астында семинар булып узды. Ташкичү төп, Мәмсә башлангыч, Симетбаш башлангыч мәктәбе филиаллары укытучылары ачык дәресләр, ачык дәрестән тыш эшчәнлек оештыру аша семинар темасын ачып бирү өстендә эшләделәр һәм үз максатларына ирештеләр. Фикер алышуларда укучыларда универсаль уку гамәлләрен тормышка ашыруның дәрестә, дәрестән тыш чараларда күргән алымнарын анализладылар. Шулай ук "Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен ФДББС гамәлгә ашыру" темасында Иске Кырлай төп мәктәбе башлангыч класс укытучысы Ф.Х.Ситдикованың чыгышы тыңланды.
-
Пермь өлкәсе кунаклары белән очрашу 21.12.2019

20 декабрь көнне районда Пермь өлкәсе Барда районы мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, татар теле укытучыларыннан бер төркем кунак булдылар. Алар безнең мәктәптә Ш.Мәрҗани исемендәге музей белән таныштылар. Кунаклар белән бергә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Р.И.Шәяхмәтова, министрлыкның регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Г.Ф.Мусина да мәктәп тормышы белән таныштылар. Делегацияне Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" милли мәгариф өчен җаваплы методисты Э.Г.Мостафина озатып йөрде.












