МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бәйрәмдә - волейбол ярышлары 23.02.2020

Бүген илебез халкы олы бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Безнең мәктәптә бу бәйрәм кысаларында волейбол ярышлары оештырылды. Мәктәбебезне тәмамлап, Татарстанның төрле почмакларында яшәүче ир-егетләребез кайтты бу ярышларга. Әтнә, Биектау районнарыннан, Арча, Казан шәһәрләреннән кайтканнар иде алар. Киеренке ярышта яшьләр командасы җиңеп чыкты.
-
Абыйлар үткән данлы юл 22.02.2020

Юнармия отряды әгъзалары 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата стена газетасы чыгардылар. Алар мәктәптә укытучы абыйларына багышлап, армия сафларында булганнарның тормыш юлларын тасвирлап бирделәр. Бу газета кече яшьтәге укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2020

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бүген иртәдән мәктәп гөрләп тора. Кызлар егетләрне- булачак солдатларны бәйрәм белән котладылар. Алар егетләр турында кызыклы видеоязмалар әзерләгәннәр, мәктәбебездзге иң-иң егетләрне билгеләделәр. Юнармия отряды әгъзалары спортның төрле төрләре буенча "Иң шәп егет" конкурсы оештырдылар, шул егетләрне котладылар.
-
Туган тел көне 21.02.2020

Мәктәбебездә төрле даталарны билгеләп үтү традииягә керде. 21 февраль - туган тел көне. Бу көнне укучылар үзләрен төрле ярышларда сынадылар, телебезнең матурлыгы, аралашу коралы булуы турында сөйләштеләр.
-
Ш.Мәрҗани конференциясендә 21.02.2020

Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Ш.Мәрҗани исемендәне VII республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары бу бәйгедә катнаштылар. 8 класс укучысы А.Галимзянова беренче, 9 класс укучысы Ә.Гараев икенче урынны яуладылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Т.Ахмадуллина һәм Р.С.Шагидуллина укытучылар арасында барган ярышта татар конгрессының махсус бүләгенә ия булдылар. Котлыйбыз!
-
Поздравляем! 20.02.2020

Поздравляем призера заключительного этапа Республиканской олимпиады по технологии Гараева А, ученика 9 класса и учителя Камалиева Рустама Гарафутдиновича. Желаем успехов в дальнейшем работе!
-
Республика призерын котлыйбыз! 20.02.2020

Бөтенроссия укучылар олимпиадасының технология буенча республика турыннан мәктәбебезнең 9 класс укучысы Ә.Гараев зур җиңү белән кайтты. Ул төрле районнардан килгән укучылар арасында үзен лаеклы күрсәтте - призер булды. Аны бу ярышка технология укытучысы Р.Г.Камалиев әзерләде.
-
Туган җирем - Татарстан 19.02.2020

Республикада. районда ТАССРның оешуына 100 еллыкка карата тантаналар уза. Шундый тантаналарның берсе - туган җир, туган як турында шигырь уку буенча конкурс бүген районда уза. Бу конкурста 5 класс укучысы К.Ахмадуллин катнашты һәм дипломга лаек булды
-
"Батырлык айлыгы" дәвам итә
18.02.2020
"Батырлык айлыгы" кысаларында төрле файдалы эшләр башкару дәвам итә. Укучылар сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрәләр, интервьюлар алалар. Сугыш чоры балаларына шефлык эше дәвам итә. Юнармия отряды әгъзалары "Иң яхшы егет" конкурсы оештыралар.
-
Хәерле сәгатьтә! 17.02.2020

Бүген технология фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика туры башланды. Район данын безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Ә.Гараев яклый. Укучыны бу ярышларга технология укытучысы Р.Г.Камалиев әзерләде. Уңышлар телибез сезгә!












