МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек
07.09.2016
Бүген мәктәптә башлангыч классларда юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча сыйныф сәгате узды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Дәрестән соң 1 нче класс укучылары өчен "1 нче класс укучыларына юлдан аркылы чыгара булыш!" акциясе узды.
-
Тәртип сагында
06.09.2016
Бүген мәктәптә полиция подполковнигы Раил Рахматуллин белән очрашу оештырылды. Ул экстримизм, терроризм мәсьәләләренә тукталды, үз-үзеңне саклау белән таныштырды. Ахырыдан укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Шушы очрашуда ул мәктәпнең "Тәртип саклау отряды" вәкилләре белән очрашты һәм үзенең киңәшләрен бирде.
-
Пожар куркынычын кисәтәбез
05.09.2016
Мәктәпләрдә куркынычсызлык айлыгы бара. Җәй коры килү сәбәпле, пожар булу куркынычы артты. Шуны кисәтү максатыннан, Яңа кенәр янгын сүндерү началҗнигы Х.Х.Ахметов белән очрашу үткәрдек. Хәниф Халилович поңар килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты, тәмәкетарту, шырпы белән уйнауның нинди фаҗигага китерүен аңлатты. Ул шулай ук су коену, урамда йөрү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйлдәләренә дә тукталды.
-
Бәйрәм тантанасы
01.09.2016
Бүген 300 еллык тарихы булган Ташкичү халкы өчен сөенечле вакыйга!Ныклап төзекләндерелгәннән соң, мәктәп яңадан үзенең ишеклрен ача. 1986 нчы елда сафка баскан мәктәп бинасы 30 елдан соң төзекләндерелде.
Авыл халкы, мәктәп коллективы чиксез рәхмәтен президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Vиннехановка, мәгариф һәм фән министры Энгель Навапович Фаттаховка, Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габдельфартович Нуриевка, КСМ ширкәте җитәкчесе Рафаэль Әдһәмович Муллагаиевка, барлык эшчеләргә җиткерә бүген.
Безнең шатлыкны уртаклашырга Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев килде. Ул укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәптә узган ремонт эшләре белән танышты һәм канәгать калды.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме
01.09.2016
Ташкичү төп мәктәбендә Белем бәйрәме төзекләндерелгән бинада узды. Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габдельфартович Нуриев катнашты. Ул укучыларны Белем бәйрәме белән котлады, 1 нче класска укырга керүчеләр белән танышты, аларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә "Мәрҗани" агрофирмасы генеральный директоры М.К,Миначетдинов, Арча районы башкарма комитеты МУ "Управление образования" җитәкчесе З.М.Давлетбаев, Ташкичү җирле үзидарәсе башлыгы Ф.Х.Файзуллин катнаштылар, укучыларны бәйрәм белән котладылар, укуда, хезмәттә уңышлар теләделәр.
-
Ярминкәләр гөрләп узды
28.08.2016
27 август көнне Республика бәйрәменә багышлап, мәктәпләрнең ярминкәсе һәм чәчәкләр бәйрәме гөрләп узды. Безнең мәктәп коллективы да бу бәйрәмдә катнашты. Мәктәп бакчасында үскән суган, кишер, сарымсак, кыярларны Арча халкы бик теләп алды. Шушы яшелчә-җимешләрдән җитештерелгән кайнатма, тозланган яшелчәләр дә бик күп сатылды.
-
Директорлар киңәште
24.08.2016
23 август көнне укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп директорлары Иске Ашыт һәм Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә булдылар. Алар башта бу мәктәпләрдә узган ремонт торышы белән таныштылар. Киңәшмәнең икенче өлеше 2015-2016 уку елына йомгак ясау, яңа уку елына бурычларны барлау булды. Директорлар каршында МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" директоры И.И.Гибадуллин, Арча муниципаль районы башкарма комитеты МУ"Управление образования" начальнигы З.М.Давлетбаев, профсоюз рәисе В.Вагизов чыгыш ясадылар Директорлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Киңәшмә эшлекле төстә узды.
-
Симетбаш башлангыч мәктәбендә тантана
17.08.2016
Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре башланды. Киңәшмә филиал мөдирләре семинары белән ачылды. Семинар Симетбаш башлангыч мәктәбе филиалында узды. Киңәшмә гади авыл укытучысын олылау, мәктәпләргә булган уңай карашны күрсәтү максатларында оештырылды. Киңәшмә эшендә Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габделфартович Нуриев, “Таттелеком”ААҖ генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шафигуллин катнаштылар. Алар укытучыларны яңа уку елы белән котладылар, уңышка ирешү өчен мәктәпләргә мөмкинлекләр ачылу, районда мәгарифкә булган уңай карашларны ассызыкладылар. Хөрмәтле кунаклар 1946 нчы елдан 1984 нче елга кадәр Симетбаш башлангыч мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия биргән, 11 укучысы Татарстан Республикасы күләмендә атказанган дигән мактаулы исем алуга ирешкән Шакирова Кәүсәрия апа истәлегенә мактау тактасы ачтылар. Лотфулла Шафигуллин “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе кысаларында, укучыларга бүләкләр тапшырды.
Семинарның икенче өлешендә филиал мөдирләре 2016-2017 уку елында алда торган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
-
Кышка әзерлек бара
04.08.2016
Мәктәп бакчасында мул уңыш өлгерде. Кыяр, помидор, суган... Түтәлләрдә кәбестә, чөгендер җитешә. Кыяр, помидорларны кышка тозлау, алмаларны киптерү эше бара.
-
Җәйге хезмәт дәвам итә
25.07.2016
Мәктәп яны тәҗрибә участоында эш кайный. Помидорлар кызара, кишерләр зурая, гөлләр гөрләп чәчәк ата. Җәй кызу килүгә карамастан, укытучылар, укучылар хезмәте бушка китмәс - мул уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәбез.