муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 358 ( 359 ) 360 >>
-
Мәдәният дәресе. 12.11.2014

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектын тормышка ашыру максатыннан мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә җыелды. Китапханәче Минһаҗева Д.Д. аларны китапханә һәм балалар өчен чыккан китаплар белән таныштырды, көндәлекләр тапшырды.Проектның максатын, әһәмиятен һәм ничек тормышка ашырылырга тиешлеген әйтте. Укытучылар Насыйбуллина Ф.К. һәм Шәрәпова З.М. туган як темасына эчтәлекле әңгәмә оештырдылар.
-
"Наркотикларга-юк!" 11.11.2014

Наркотикларга каршы көрәш максатыннан укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Күргәзмә 10.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында китаплар күргәзмәсе эшләде. Китаплардан бик күп файдалы мәгълүматлар алырга мөмкин иде.
-
Укытучылар ярыша 07.11.2014

Бүген Арча шәһәрендә профсоюз оешмасы хезмәткәрләре катнашында ярышлар булып узды. Мәктәпнең биология һәм химия укытучысы Сөнгатов Ш.Җ. пневматик мылтыктан ату буенча 2 нче урынны алды. Афәрин!
-
Шахмат ярышы 05.11.2014

5 нче ноябрь көнне Арчада район беренчелегенә шахмат ярышы үткәрелде. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышта 2 нче урынны яулады. Команда составында Хәмзин Ришат (5 кл.), Гайнуллина Зилә(4 кл.), Закирҗанов Илназ(6 кл.) иде. Афәрин!
-
Түгәрәк өстәл 01.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 9 нчы класс укучылары (кл. җитәкчесе Юнысова Р.К.) "Наркотиклар.Закон.Җаваплылык" дигән темага сөйләшү уздырдылар, фикер алыштылар.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 30.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барышында 9 класс укучылары 7 класс укучылары белән наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" 30.10.2014

Китапханәдә башлангыч класс укучылары белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләргә иярмәү кебек темаларга әңгәмә уздырылды.
-
Интернеттагы куркынычсызлык. 29.10.2014

"Интернеттагы куркынычсызлык" темасына бердәм класс сәгатен Шәфигуллин Н.Ф. уздырды.
-
Батырлык дәресе 28.10.2014

27 нче октябрь көнне мәктәптә Батырлык дәресләре узды. Тарих укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. һәм класс җитәкчеләре укучыларга 1941 елның 7 ноябрендә үткән парадка багышланган мәгълүматларны җиткерделәр.









