муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 ( 358 ) 359 360 >>
-
Дусларча очрашу. 26.11.2014

Мәктәбебезнең кызлардан торган волейбол командасы Курса-Почмак командасы белән дусларча очрашып, үзләренең көчләрен сынадылар һәм сынатмадылар.
-
"Сәламәт әни-сәламәт бала" акциясе 25.11.2014

25 нче ноябрь "SaMoSстоятельные дети" проекты кысаларында 7 нче класс укучылары "Сәламәт әни- сәламәт бала" акциясендә катнашып, әниләрне бәйрәм белән котладылар.
-
Парламент дәресе 22.11.2014

22 нче ноябрь көнне 7-9 класс укучылары катнашында Парламент дәресе узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. үткәрде.
-
Китапханәгә сәяхәт 21.11.2014

Мәктәп укучылары авыл китапханәсендә еш кунак булалар. Китапханәче Минһаҗева Д.Д. бу юлы аларны яңа китаплар белән таныштырды.
-
Яшь математиклар 19.11.2014

Математика фәне буенча башлангыч класс укучылары катнашында узган олимпиаданың район турында мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Менә алар- җиңүчеләр!
-
"Яралары һаман йөрәктә" 17.11.2014

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан авыл мәдәният йортында узган "Яралары һаман йөрәктә" дигән кичәдә мәктәп коллективы да актив катнашты. Алар "Аулак өй" күренешен сәхнәләштерделәр. Кичәдә тыл ветераннары, "Сугыш чоры балалары", бик күп кунаклар катнашты. Алар кичергәннәрне, сөйләгән хатирәләрен күз яшьләрсез тыңларга мөмкин түгел иде.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 15.11.2014

Бөек Җиңүгә 70 еллыгы уңаеннан авыл мәдәният йортында "Яралары һаман йөрәктә" исемле кичә булды. Укучылар чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
-
Ата-аналар җыелышы 14.11.2014

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. 1 чирек нәтиҗәләре һәм сәләтле укучылар белән эшчәнлек турында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.Т.Вәлиева, "Начар гадәтләргә юл куймыйк" темасы астында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.З.Садриева, "Авырулар һәм аларны кисәтү" буенча фельдшер А.Нәбиева, Урта Курса җирле үзидарә рәисе Р.Р.Вафина чыгыш ясады. Ата-аналарга укучылар көче белән әзерләнгән чыгышлар да тәкъдим ителде. Соңыннан мәктәп директоры Ф.М.Хәбибуллин укыту-тәрбия буенча борчыган мәсьәләләргә тукталды, ата-аналарның сорауларына җаваплар бирде.
-
Профориентация эше 14.11.2014

Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан мәктәпкә Казан кооператив институтыннан вәкилләр килде. Факультет деканы Нуреев Роберт Фәрит улы укучыларны әлеге уку йорты, анда керү шартлары белән таныштырды, анкета сорауларына җаваплар алды.
-
Педагогик киңәшмә 13.11.2014

Чираттагы педагогик киңәшмәдә укытучылар яңа стандартлар буенча башлангыч мәктәптән төп звенога күчү чорындагы проблемалар хакында фикер алыштылар. Шулай ук чирек йомгаклары, 5 нче класс укучыларының мәктәпкә ияләшүләре турында да чыгышлар булды.









