муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 ( 356 ) 357 358 359 360 >>
-
Каникулда спорт уеннары 02.01.2015

Каникул вакытында укучылар спортзалда бик теләп шөгыльләнәләр, баскетболны яратып уйныйлар.
-
Яңа ел белән! 26.12.2014

26 нчы декабрь көнне 1-5 нче класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
-
Яңа ел тамашасы 26.12.2014

26 нчы декабрь көнне кич белән 6-9 нчы класс укучылары катнашында Яңа ел тамашасы-Балмаскарад үтте.
-
Яңа ел җитә 24.12.2014

Зарыгып көткән Яңа ел бәйрәме якынлаша. Барлык укучылар тырышып бәйрәмгә әзерләнә. Мәктәп тирәсе дә һәркемне үзенә җәлеп итеп тора.
-
Әфганстан сугышы кабатланмасын! 20.12.2014

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел үтсә дә, бу вакыйга йөрәкләрне тетрәндерә, күңелләрдә авыр яра булып саклана. Әлеге дата уңаеннан инглиз теле укытучысы Гарипова Р.И. 5-8 нче класс укучылары өчен класс сәгате үткәрде. Укучыларга "Кандагар" фильмы да тәкъдим ителде.
-
Баскетбол ярышы 18.12.2014

Бүген Сеҗе төп гомуми белем мәктәбендә зона буенча баскетбол ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәпнең кызлар командасы 2 нче, егетләр командасы 3 нче урыннарны яулады. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 17.12.2014

16 нчы декабрьдә татар теле буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы узды. 7 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә һәм 9 нчы класс укучысы Мөхәмәдиева Хәния бу олимпиадада 3 нче урынны алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бәйрәмгә әзерлек 16.12.2014

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бу атнада мәктәп территориясендә кардан сыннар ясау эшләре башланып китте.
-
Чечен сугышына 20 ел 12.12.2014

1994 нче елның 11 нче декабрендә, ягъни 20 ел элек Беренче Чечен сугышы башланды. Әлеге мәгънәсез сугышта дистәләрчә мең Россия хәрбие һәлак булды һәм хәбәрсез югалды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Шушы дата уңаеннан мәктәптә Чечня җирендә ике тапкыр булган, безнең мәктәпне тәмамлаган Гарипов Ленар Илгиз улы белән очрашу узды. Ленар Илгиз улы әлеге вакыйгаларга үзенең мөнәсәбәтен белдерде, сорауларга җаваплар бирде, укучыларны тыныч тормышның кадерен белергә, яхшы укырга, бер-береңә карата шәфкатьле булырга чакырды.
-
Ватан Геройлары көне 10.12.2014

Ватан Геройлары көне уңаеннан 9 нчы класста (Класс җитәкчесе- Юнысова Р.К.) Арча районы Геройларына багышланган тәрбия дәресе үтте.









