муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 ( 353 ) 354 355 356 357 358 359 360 >>
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2015
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы дата уңаеннан бүген классларда, китапханәдә туган тел темасына әңгәмәләр үтте. -
Ягез әле, егетләр! 20.02.2015

Ватанны саклау-һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең изге бурычы. Үзләренә йөкләнгән бурычны киләчәктә һәр укучы төгәл үтәр дип ышанабыз. Әлегә егетләр мәктәптә үз-үзләрен чыныктыра, спорт белән шөгыльләнә, хәрби хезмәткә әзерләнә. 20 нче февраль көнне уздырылган "Ягез әле, егетләр!" кичәсе дә көчлеләрне, җитезләрне ачыкларга ярдәм итте, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә мөһим чара булды. Командалар бер-берсен сәламләгәннән соң, автоматны сүтеп җыю, ату, тартылу, противогаз кию, аркан тарту һ.б. уеннарда көчләрен сынадылар.
-
Баскетбол ярышы 19.02.2015

Укучылар дәресләрдән бушаган арада, дәресләрдән тыш спортзалда шөгыльләнергә ярата. Бүген алар командаларга бүленеп, баскетбол уйнадылар.
-
Кадерле бүләк 19.02.2015

23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Башлангыч класс укучылары технология дәресләрендә әтиләренә, абыйларына бүләкләр ясыйлар. Бүген 2 нче класс укучылары практика узучы Рамилә апалары белән бүләк әзерләделәр.
-
Волейбол ярышы 18.02.2015

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә спорт ярышлары уздыру дәвам итә. Бүген 5-9 нчы класс егетләре арасында волейбол ярышы уздырылды. Нәтиҗәдә 9 нчы класс егетләре җиңү яулады.
-
Котлыйбыз! 18.02.2015

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз членнары арасында уздырылган чаңгы ярышында мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. 3 урынны яулады. Чаңгы спорты буенча аның киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын телибез.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары семинары 17.02.2015

17 нче февраль көнне Урта Курса төп мәктәбендә Арча муниципаль районы гомуми белем мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары семинары узды. Ул “Дәресләрдә сингапур системасының структураларын куллану” дигән тема астында үтте. Семинарда Арча шәһәре мәгариф идарәсенең информацион-методик үзәк методисты Яхина Р.Г. катнашты. Башлангыч сыйныф укытучылары түбәндәге темаларга ачык дәресләр күрсәттеләр: “Табигать һәм без. Кешенең табигый байлыкларны куллануы” темасына 1 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән (укытучы Насыйбуллина Ф.К.), “Үзәк һәм радиус” темасына 2 нче сыйныфта математикадан (укытучы Гыйбадуллина Н.Т.), “Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә” темасына 3 нче сыйныфта әдәби укудан (укытучы Мөхәмәдиева Н.З.), “Тәртип саннары” темасына 4 нче сыйныфта татар теленнән (укытучы – Минһаҗева Ч.М.). Укытучылар үз дәресләрендә сингапур системасының күп төрле структураларын кулландылар.
-
Мастер-класслар 17.02.2015

Башлангыч сыйныф укытучылары семинарында сингапур системасының структураларын кулланып укытучылар татар теле (Гыйбадуллина Н.Т.), сынлы сәнгать (Мөхәмәдиева Н.З.), музыка (Минһаҗева Ч.М.), физик культура (Насыйбуллина Ф.К.), технология (Солтанова И.А.) фәннәреннән мастер-класслар күрсәттеләр.
-
Батырлар гомере мәңгелек! 17.02.2015

17 нче февраль көнне мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Батырлар гомере мәңгелек!” исемле класстан тыш чара уздырылды. Укучылар үз чыгышларында сугыш чоры кешеләренең, солдатларның авыр язмышын чагылдырдылар. Кичә укучыларның сугышка нәфрәтләрен белдергән шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар татар, рус, инглиз телләрендә “Һәрвакыт булсын кояш!” җырын башкардылар.
-
Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференция 17.02.2015

17 февральдә Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Әлеге конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәдиева Хания катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе- Юнысова Р.К.









