муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>
-
Чишмәгә экскурсия 22.01.2016

Хәзер бөтен табигать кар астында. Ләкин кешегә, табигатькә тереклек бирә торган чишмәләр генә ага да ага. Туган төбәгебезне, чишмәләребезне саклау-барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз дә яшәрер, матурланыр. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә тәрбия сәгате вакытында авыл чишмәсенә экскурсия ясалды, аның тирә-ягы кардан чистартылды.
-
Ата-аналар җыелышы 22.01.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды.Узган чирек нәтиҗәләрен укыту эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. анализлады, шулай ук балаларның укуга карата мөнәсәбәтләре турында сөйләшү уздырылды. "Баланың сәламәтлеге һәм компьютер" темасына башлангыч класслар укытучысы Насыйбуллина Ф.К. чыгыш ясады. Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. пожарга каршы күрелергә тиешле чараларга һәм укучыларның ашханәдә туклануына басым ясады. 9 нчы класс укучыларының әти-әниләре белән укучыларны ОГЭ га әзерләү, сынау имтиханнарының нәтиҗәләре турында сөйләшенде. Ата-аналар белән әңгәмәләр классларда да дәвам итте.
-
Флешмоб 21.01.2016 “Мөстәкыйль балалар” республика проектында катнашучы укучыларыбыз наркотикларга каршы көрәш максатыннан флешмоб уздырдылар. Әлеге чарада барлык укучылар да теләп катнашты.

-
ГТО нормаларын тапшыру 20.01.2016

Бүген 5-9 нчы класс укучылары ГТО нормаларының кышкы сессиясе буенча номативларын үтәделәр. Укучыларның берничә төр буенча нормативлар тапшыруын Арча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Таджибаева В.Р. күзәтте.
-
«Никто не забыт, ничто не забыто» 19.01.2016 «Никто не забыт, ничто не забыто» - этот девиз должен запомнить каждый. Учащимися нашей школы была организована тимуровская работа по очистке обелиска от снега.

-
Көрәш ярышында 18.01.2016

16 гыйнвар көнне Яңа Кенәр мәктәбендә уздырылган көрәш ярышында мәктәбебезнең яшь көрәшчеләре Закирҗанов Ә.(5 кл.), Закирҗанов И.(7 кл.), Хөснетдинов Д. (5 кл.), Хөснетдинов Р.(9 кл.), Гыйлметдинов Т.(8 кл.), Мөхәрләмов А.(7 кл.), Абдуолимов О.(7 кл.) катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Команда әлеге ярышта 4 нче урынны яулады. Ә аерым үлчәү авырлыгында Мөхәрләмов А.(7 кл.), Хөснетдинов Р.(9 кл.) шулай ук 4 нче урынны алдылар. Көрәшчеләргә алдагы ярышларда зур җиңүләр телибез!
-
Нәни дуслар янында 15.01.2016 “Ләйсән” балалар бакчасындагы нәни дусларыбыз безне көтеп алалар. Бу юлы без аларга Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укыдык. Алар үзләре дә бездән калышмады: шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

-
Кошларга ярдәм 14.01.2016

Чырык-чырык килеп янда
Чыпчыклар серләшәләр.
Җим сипсәнә, диеп миңа
Әйтерсең эндәшәләр.
Кулымдагы икмәгемне
Бүлешәм алар белән.
Канатларын җилпи-җилпи
Рәхмәт әйтәләр, беләм.
Кошлар – безнең дусларыбыз. Кышкы салкыннарда, бураннарда аларга азык табу кыен. Шуңа да без кошларыбызга булышабыз – аларга җимнәр салабыз.
-
Пожарга каршы әңгәмә. 13.01.2016 13 гыйнвар көнне сыйныф сәгате “Янгыннан саклан!” дигән тема буенча уздырылды. Янгын чыгуның төп сәбәпләре-ут белән саксыз эш итү, электр җиһазлары һәм көнкүреш приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында фикер алышынды. Дәрес ахырында укучылар үзләренең фикерләрен рәсемгә төшерделәр.

-
Түгәрәк өстәл 12.01.2016

Бүген мәктәптә Арча районы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Завялова Л.Н. укучылар белән очрашты. Ул укучылар белән дустанә, җылы әңгәмә уздырды, киңәшләр бирде. Шулай ук төрле ситуацияләр чишелде, ышаныч телефоны турында тулы белешмә бирелде.









