муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 ( 339 ) 340 >>
-
5 нче класс укучылары өчен сынау 30.09.2015

Бүген мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы (09.09.2015, №9257/15) нигезендә башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчү буенча 5 нче класста рус теленнән диагностик эш уздырылды. Әлеге сынауда барлык укучылар да катнашты.
-
Котлыйбыз! 30.09.2015

Сентябрь аенда 1 нче сыйныф укучылары ФГОС- тест үткәргән "Школа безопасности" Бөтенроссия конкурсында катнаштылар һәм грамоталар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
Саф һавада күбрәк булыйк! 29.09.2015

Көз булуга карамастан, көннәр искиткеч матур тора. Шунлыктан физик тәрбия дәресләре, төрле ярышлар урамдагы спорт мәйданчыкларында үтә.
-
Көзге эшләр 27.09.2015

Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп бакчасында яздан көзгә кадәр тырышып хезмәт итәләр. Җәй буе мәктәп тирәсе, бакчасы һәркемне үзенә җәлеп итеп торды. Менә хәзер көзге эшләр башланды. Укучылар, кечкенә булсалар да, барлык эшләрдә дә актив катнашалар.
-
Дуслык белән көчле без! 25.09.2015

25 нче сентябрь көнне 2 нче сыйныф укучылары белән "Дуслык белән көчле без" дигән темага класс сәгате уздырылды.Укучылар дуслык турында шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Акция "Поделись улыбкой" 21.09.2015

19 сентября в нашей школе прошла Республиканская акция «Поделись улыбкой». Дети вышли на улицы села, побывали в детском саду, в магазине и раздали прохожим смайлики с улыбками. Акция прошла успешно. И дети, и жители остались довольными.
-
Өмәдә. 19.09.2015

Бүген мәктәп территориясендә өмә уздырылды. Укучылар, укытучылар көче белән агач яфраклары, чүпләр җыелды, мәктәп бакчасы тәртипкә китерелде, төзекләндерү эшләре алып барылды.
-
Гариф Ахуновка - 90 яшь 18.09.2015

Бүген мәктәптә якташ язучыбыз Гариф ага Ахуновны искә алу кичәсе булды. Арча ягы даһие турында укучыларга байтак мәгълүматлар җиткерелде, китаплары буенча фикер алышу уздырылды.
-
Ышаныч телефоны 16.09.2015

Агымдагы елның 1нче сентябреннән Республикабыз буенча Балалар ышаныч телефоны эшли. 8-800-2000-122 телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алачак. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга мөмкин.
Әлеге номерга шалтырату йорт телефоныннан да, кәрәзле телефоннан да бушлай. -
Беркем дә онытылырга тиеш түгел! 14.09.2015

"Көзге игелекле эшләр эстафетасы" акциясе барышында төрле чаралар уздырылды. Шуларның чираттагысы Алан авылында булды. 12 нче сентябрь көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов , Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Булат Сәлахов, авылыбыз җитәкчеләре, мәктәбебез укучылары, укытучылар катнашты. Укучылар чыгышы алкышларга күмелде.









