муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 ( 336 ) 337 338 339 340 >>
-
Бакчада соңгы эшләр 17.10.2015

Бүген мәктәп бакчасында җир казу, җыештыру эшләре төгәлләнде. 7 нче класс укучылары бакчада бик тырышып эшләделәр.
-
Хәтер көне 16.10.2015

15 нче октябрь - 1552 нче елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Укучыларга әлеге дата уңаеннан күп мәгълүмат җиткерелде.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 15.10.2015

Мәктәптә быелгы уку елыннан баян түгәрәге эшли башлады. Укучыларны баянда уйнау серләренә өстәмә белем бирү педагогы Гайнуллин Булат Марсель улы өйрәтә. Укучылар да әлеге түгәрәккә яратып йөриләр.
-
Уңыш бәйрәменә әзерлек 13.10.2015

Тәмамлана көзге эшләр,
Җыеп алына уңыш.
Октябрьгә кергән чакта
Кеше күңеле тыныч.
Әйе, көзге эшләр тәмамланды. Өстәлләр мул ризыктан сыгылып тора. Бар дөнья төрле төсләргә бизәлгән. Укучылар да шушы матурлыктан могҗизалар тудыра, һәркем үз фантазиясен эшкә җигә.
-
Ярминкәдә 10.10.2015

Бүген мәктәбебез коллективы Арча районы мәктәпләре составында Казан шәһәренең Агропромышленность паркында уздырылган ярминкәдә катнашты һәм яшелчәләр, авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итте.
-
Көзге муллык 07.10.2015

Җәй көне укучылар мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрер чак җитте. Кишер, чөгендер, кабак, кәбестәләрдән мул уңыш алынды.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 06.10.2015

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм чарасы үтте. Укучыларның чыгышы, җыр-биюләре һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Сау –сәламәт булыгыз, хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!Йөрәгемнең якын кешесе!Дөнья серен миңа өйрәтүчем!Яшь җаннарга - Ходай илчесе!Сезгә телим: саулык, озын гомер,Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.Шәкертләрнең - тырыш, инсафлысын,Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!!! -
"Мөстәкыйль балалар" 05.10.2015

Бүген “Мөстәкыйль балалар” республика проектында катнашучы укучыларыбыз районда үткәрелгән семинарда катнашты.
-
“Уткүз патшалыгында” 03.10.2015

Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән - үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Бәла аяк астында йөри, диләр. Юл йөрү кагыйдәләре мәктәптә өйрәтелсә дә, фаҗигалар еш булып тора. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен гамәли күнегүләр ярдәмендә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль. 3 нче сыйныфта “Уткүз патшалыгында” дигән уен-ярыш шушы максат белән үткәрелде.









