Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Сулыкларда куркынычсызлык айлыгы башланды. 09.11.2018

Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә сулыкларда куркынычсызлык айлыгы башланып китте. Айлыкка план төзелде. Классларда тәрбия сәгатьләре уздырыла. “Бозда сак бул!” темасына рәсем бәйгесе игълан ителде.
-
”Коррупциягә каршы көрәштә мин ничек катнаша алам? 08.11.2018

Бүген мәктәбебездә: ”Коррупциягә каршы көрәштә мин ничек катнаша алам?” дигән темага класс сәгатьләре узды. Укучылар “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында”гы Закон белән таныштылар. Коррупция сүзенең мәгънәсен ачыкладылар.
7, 8, 9 нчы класс укучылары “Түгәрәк өстәл” артында үз белемнәрен ныгыттылар, фикерләре белән уртаклаштылар, кызыклы ситуацияләрдән чыктылар, чыгыш ясап, фикерләр белән уртаклаштылар.
-
Библиографик дәрес 07.11.2018

7 ноябрьдә Казанда “Мәгариф” журналының беренче саны чыгуга 100 ел (1918) тулды. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәчесе Шәймарданова А.Р. укучылар белән эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Ул “Мәгариф” журналының оешу тарихы, аның редакторлары белән таныштырды. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Спортивный туризм 06.11.2018
6 ноября в городе Арск прошли открытые районные соревнования по спортивному туризму "Арский вызов". На соревнованиях участвовали команды из Арского, Балтасинского районов, а также Ново-Савинского, Московского районов г. Казани. Команда нашей школы приняли участие на данном соревновании. -
Лучший шашист 02.11.2018

2 ноября на базе во Дворце школьников прошли соревнования по шашкам на звание "Лучший шашист". Ученик второго класса Губаев Радис достойно выступил среди своих соперников и занял второе место. Поздравляем Радиса с победой и желаем дальнейших успехов!
-
Олимпиадага әзерлек 01.11.2018

Бүген безнең олимпиадалар буенча мәктәп турында беренчелекне алган укучыларыбыз консультацияләргә килделәр. Фән укытучылары, олимпиадаларга хәзерлекне күптән башлады инде. Район турында катнашу өчен укучылардан зур белем, шәхси теләк сорала. Аларга уңышлар телибез!
-
Педагогик киңәшмә 30.10.2018

Бүген мәктәбебездә I чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә класс җитәкчеләре укучыларның укулары, тәртипләре белән таныштырды. Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәмсемөхәмәтова Г.Ф. төп дәүләт имтиханына әзерлекнең торышы турында чыгыш ясады, шулай ук сәләтле балалар белән эшкә басымны күбрәк ясарга кирәклеген ассызыклады. Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп турына нәтиҗәләр чыгарылды. Кинәшмәдә алда торган бурычлар билгеләнде.
-
“Алтын көз” ярышлары 29.10.2018

24 нче октябрь көнне Арча стадионында спорт туризмы буенча “Алтын көз” ярышлары булып узды. 10-11 яшьлек укучылар арасында Нәгыймова Руфинә, Шәфикова Гөлфия, Шәмсемөхәмәтова Илүзә һәм Ашуров Исмаил составында булган мәктәбебез командасы мактаулы 3 нче урын алдылар. Ярышта катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез.
-
Көзге уңыш бәйрәме 26.10.2018

Бүген мәктәбебездә “Көзге уңыш бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәм көзге уңыштан әзерләнгән кул эшләрен, рәсемнәрне бәяләүдән башланды. Җырлар, биюләр, юмор, уеннар белән үрелеп барылды. Бәйрәмебездә Ак Барс “Агрокомплексыннан” килгән кунак та бар иде. Ул җәйге чорда колхозга ярдәм иткән укучылыларны бүләкләп үтте. Бәйрәмдә барлык класс укучылары да актив катнаштылар. Әзерләнгән кичә уңышлы килеп чыкты.
-
Без – Карлыгачлар. 25.10.2018

Бүген икенче класс укучылары тантаналы рәвештә, районыбыздагы “Карлыгач” оешмасына кабул ителделәр. Бәйрәмгә укучыларнын эти – әниләре дә килде. Балалар, уз һөнәрләрен күрсәтеп, Карлыгачлар булырга әзер икәнлекләрен раслый алдылар. Бәйрәм һәркемгә ошады. Әти-әниләр дә балаларның уңышларын күреп сөенделәр, үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр.











