Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
В рамках дня космонавтики... 08.04.2019

Совсем скоро 12 апреля будет отмечаться прекрасный праздник - День космонавтики! По этому случаю в школе был объявлен конкурс рисунков «Космос глазами детей» в рамках Дня космонавтики. Дети нарисовали разный космос: планеты, космические корабли, космические пейзажи, инопланетных жителей! Рисунки получились очень красивые, живописные! Желаем всем дальнейших творческих успехов!
-
Санитар-экологик икеайлык 06.04.2019

1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башланды. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Мәктәбебез дә бу икеайлыкка кушылды.
-
Сәламәтлек – олы бәхет. 05.04.2019

7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлау өчен билгеләп үтелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Сәламәт булу өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару зур роль уйный.
Сәламәтлекне саклау буенча мәктәбебездә төрле спорт ярышлары, кызыклы чаралар, класс сәгатьләре һәрдаим үткәрелеп тора. Бүген классларда шушы темага багышланган класс сәгатьләре узды. -
Күмәк көч – тау күтәрә. 04.04.2019

Укытучылар бердәм дәүләт имтиханына әзерлекнең төрле ысулларын файдаланалар. Шәмсемөхәмәтова Г.Ф. математика фәненнән әзерлекне кызыклы формада оештырды. Сынау эшләрен укучылар да, әти – әниләр дә башкарды. “Күмәк көч – тау күчерә”. Имтихан һәркем өчен җаваплылык өсти. Бу эш әти – әниләрнең дә җаваплылыгын арттырырга этәргеч булып тора.
-
Ачык ишекләр көне 03.04.2019

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр өчен "Ачык ишекләр көне" игълан ителде. Укучыларның әти-әниләре үзләре теләгән дәрескә кереп, үз баласының белем дәрәҗәсе белән танышты.
-
Кошлар көнен каршылап... 02.04.2019

Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру максатыннан мәктәбебездә "Кошларга ярдәм ит!" акциясе уздырылды. Әлеге акция кысаларында әтиләр тарафыннан сыерчык оялары ясалып, мәктәбебез террияториясендәге агачларга эленде. Канатлы дусларыбызга ярдәм итүдә катнашкан барлык әтиләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
XVII Регионара Каюм Насыйри укулары 01.04.2019

29 март көнне Казанның 81 нче мәктәбендә XVII Регионара Каюм Насыйри укулары булып узды. Әлеге укуларда мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлшат ( җитәкчесе Сәгыйдуллина Ч.Р.) үзенең "Кесмәсебез - суыбыз" исемендәге тикшеренү эше белән уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнде. Укучыбызга чыгарылыш имтиханнарында да уңышлар телибез!..
-
Волейбол түгәрәгендә 30.03.2019

Мәктәбебездә укытучыларыбыз сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Бу эш белем бирү, сәнгать, спорт юнәлешләрендә алып барыла. Спорт-укучыларның иң яраткан шөгыле. Мәктәпнең спорт залы балалар өчен һәр көн ачык, анда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр : спорт инвентаре, маталар, туплар җитәрлек, теннис өстәле укучылар өчен хезмәт итә. Мәктәптә туризм, көрәш, волейбол түгәрәкләре эшли.
-
Педагогик киңәшмә 29.03.2019

Бүген мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә 3 чирек нәтиҗәләре, төп дәүләт имтиханнарына һәм Бөтенрәсәй тикшерү эшләренә әзерлек торышы, җәйге ялны оештыру мәсьәләләре каралды.
-
Театр елы уңаеннан 29.03.2019

Сикертән мәдәният йорты каршында “Сердәш” халык театры эшләп килә.Театр елы уңаеннан бу коллектив Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” исемле драмасын өйрәнеп, халыкка җиткерделәр. 27 нче мартта, театр көнендә, спектакльне Арча мәдәният йорты сәхнәсендә куеп, райондашларыбызны таң калдырдылар. Үзешчән артистларыбыз арасында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлшат та бар!
Спектакльдә катнашучыларның һәрберсенә район Мәдәният йорты тарафыннан “Рәхмәт хаты” тапшырылды.











