Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Спорт һәм гаилә бәйрәме 17.08.2019

17 август көнне районыбызда "Спорт һәм гаилә" бәйрәме булып узды. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынарга килделәр. Мәктәбебездән Гариповлар гаиләсе катнашты. Алар барлык төр ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
26 июнь көнне мәктәптә Чыгарылыш кичәсе узды. 26.06.2019

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына
-
Хәтер көне. 21.06.2019

22 июнь - сугыш башланган көн. Ул хәзер Хәтер һәм кайгы көне итеп билгеләп үтелә. Бүген бу көнгә багышлап "Кирәкми безгә сугыш" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын бер минутлык тынлык беләнит искә алдык.
-
Сау бул, "Дуслык" лагере! 21.06.2019

-
Бүген бездә Сабантуй! 20.06.2019

Сабантуй бүген бездә!
-
Китап - белем чишмәсе 19.06.2019

Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы лагерь вакытында да укучыларны яңа китаплар белән таныштырып бара, кызыклы һәм мавыктыргыч уен элементлары белән китапка кызыксыну уята.
-
Мода көне 18.06.2019

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара. Бүген лагерьда- мода көне. Шул уңайдан балалар башта мода серләренә төшенделәр, кызыклы китаплар белән таныштылар. Аннары кызлар һәм малайлар командасына бүленеп, ике команда мода күрсәтте. Һәр команда бик матур чыгыш ясады. Аннары саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар. Бүгенге көн бик кызыклы үтте.
-
М.Мәһдиев музеена сәяхәт 17.06.2019

Укучыларыбыз бүгенге көнне Гөберчәк авылында урнашкан М.Мәһдиев музеена экскурсиягә бардылар. Музейда аларны Габидуллина Халидә ханым бик җылы каршы алды. Мөхәммәт аганың тормыш юлы, шул чорга караган җиһазлар белән таныштырды. Язучының туган йорты, шәхси әйберләрен күрсәтте. Әсәрләренә кызыксыну уята алды.
-
КВН “Уңган егет”, “Уңган кыз” бәйгесе 16.06.2019

Бүген лагерыбызда "Уңган егет", "Уңган кыз" бәйгесе үткәрелде. Иң булган, иң уңган, иң чибәр кыз һәм егет сайланды. Укучыларыбыз үзләрен өч этапта сынап карадылар. Җиңүчеләрне ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Индеецлар көне 14.06.2019

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара.
Бүген - “Индеецлар көне”. Без үзебезне индеецлар кебек хис итеп, бер көн аларча “яшәп” алдык.
“Индеецлар көне” бүген,
Лагерь шаулый, гөр килә.
Индеецлар булдык менә,
Кем шаяра, кем көлә.











