Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
М.Җәлилнең батырлыгына багышланган тәрбия сәгатьләре... 14.02.2019

Муса Җәлилнең тууына 113 еллыгына багышлап, Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә 3-5 нче классларда Баймуратова Р.Ш. “Үлемсезлек юлы”, 2-4 нче классларда “М.Җәлил – герой шагыйрь”, 6-7 нче классларда Нәгыймова Р.Р. “Батырлык һәм сөю янәшә” дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Укучылар Муса Җәлилнең хатыны Әминәгә, кызы Чулпанга язган хатлар, гражданлык һәм шигьри батырлыгы турындагы язмалар белән таныштылар.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен, поэмаларын укучылар яратып укыйлар. Башлангычлар класслар укытучысы Гарипова А.А. җитәкчелегендә 2-4 нче класслар М.Җәлилнең шигырьләренә рәсемнәр иҗат иттеләр.
-
Муса Җәлил - герой шагыйрь 13.02.2019

Бүген мәктәбебездә герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау максатыннан "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дип исемләнгән чара үтте.
-
Камал оныклары сәхнәдә... 12.02.2019

Бүген безнең җирлектә хисап җыелышы. Бүләкләнүчеләр арасында мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Разил Расипович та бар... Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз исә җыелышта катнашучыларга музыкаль бүләк ясадылар.
-
Военно патриотический месячник 11.02.2019

В целях патриотического воспитания подрастающего поколения и в честь дня воинской славы “День защитника Отечества” учащиеся нашей школы провели акцию рисунков “23 февраля – красный день календаря” и поздравили военнослужащих Хабаровской военной части.
-
География-биология атналыгы кысаларында... 09.02.2019

География-биология фәннәре атналыгы кысаларында 5 - 8 класс укучылары экологик темага информацион коллажлар әзерләделәр. Балалар үз эшләреңдә экологик проблемалар - кешелекнең иң мөһим проблемаларның берсе булуын күрсәттеләр. Әлеге эшчәнлек укучыларда коммуникатив күнекмәләр формалаштыруның нәтиҗәле ысулы икәнен күрсәтте.
-
“Кызыклы география” исеме астында китабын презентацияләү 08.02.2019

Мәктәбебездә география-биология атналыгы кызыклы чараларга үрелеп дәвам итә. Бүген 5 нче һәм 6 нчы класслар катнашында “Кызыклы география” исеме астында китапны презентацияләү чарасы булып үтте. Педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, география фәне теория һәм методикасы, туган якны өйрәтү укытучысы Җ. Хөсәеновның бу китабында кызыклы географик сораулар, мәсьәләләр, викториналар, башваткычлар тупланган. Аларны география дәресләрендә, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү чорында һәм сыйныфтан тышчараларда да киң файдаланырга мөмкин.
-
География-биология атналыгы кысаларында... 07.02.2019

Бүген география - биология атналыгы кысаларында югары квалификацион категорияле укытучы Сәгыйдуллина Ч.Р. 8 нче сыйныфта география фәненнән “Кавказның табигый-территориаль комплекслары” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучыларның яшь үзенчәлекләрен, дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып, укучыларга аңлаешлы, фәнни югарылыкта үтте.
-
Что? Где? Когда? 06.02.2019

В рамках недели географии и биологии, учительница высшей квалификационной категории Сагидуллина Ч. Р. проводила нетрадиционную форму занятия в форме игры-викторины. Викторина была основана на игровых обучающих ситуациях. В работе использовались вопросы поискового характера, создавались проблемные ситуации, вопросы на сообразительность и логического мышления.
-
Батырлык дәресе 06.02.2019

Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә Батырлык дәресләре узды. Батырлык дәресләренең тематикасы төрле иде. “Сталинград сугышы”, “Җирлегебездәге сугыш ветераннары язмышы”, “Батырлык үрнәкләре”, “Безнең заман батырлары”, “Тарих эзләрендә калган геройлар” һ.б. Балалар тарихыбызны өйрәнергә, батырлар исемен белергә һәм алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш.
-
География - биология атналыгы башланып китте 05.02.2019

Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә география - биология атналыгы башланды. Атналыкта укучыларның танып - белү эшчәнлеген үстерү буенча чаралар планлаштырыла: фәннәр буенча викториналар, гамәли эшләр, КВН, экологик тренинг, иҗади конкурслар. Бүген укучылар биологик кроссвордлар чиштеләр.











