Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Класс почмаклары яклау 21.10.2021

Бүген мәктәбебезнең барлык класслары да класс почмаклары презентациясендә катнаштылар.Укучылар класс почмагы эшчәнлеге белән таныштырдылар, класс активы, эшчәнлек юнәлешләрен , классның бу юнәлешләр буенча ничек эшләве хакында информация бирделәр.
-
Әтиләр көне 18.10.2021

17 октябрь-Әтиләр көне уңаеннан мәктәптә бик күп акцияләр узды. Чаралар социаль челтәрләрдә урын алды. Бәйрәм белән кадерле әтиләр!
-
Олимпиадалар дәвам итә
08.10.2021
Мәктәбебездә фәннәр буенча олимпиадаларның мәктәп этабы дәвам итә. Укучылар фән олимпиадалында катнашып муниципаль этапка үтү хокукына ия булу өчен көч сынашалар, белемнәрен барлыйлар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2021

1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне уңаенннан мәктәбебез укучылары сөекле әби -бабайларына кулдан ясалган истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук һәр класс Өлкәннәр көненә багышлап видеоролик әзерләде. Кадерле өлкәннәребез! Куйган хезмәтләрегез,кылган игелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Без, яшьләр, сезнең киңәшләрдән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Бәйрәмегез белән!
-
Тәрбия сәгатьләре 29.09.2021

Мәктәптә начар гадәтләрне кисәтү буенча профилактик эш даими рәвештә алып барыла . Бу атнада электрон сигаретларның организмга тәэсире турында тәрбия сәгатьләре булып үтте. Класс җитәкчеләре укучыларга электрон сигаретларның зыяны турында видеоролик күрсәтте, презентация материаллары тәкъдим ителде.
-
Мәктәп бакчасында көзге эшләр 29.09.2021

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә. Технология дәресендә укучылар һәм техник хезмәткәрләр кишер ала, сарымсак утырта.Кишер уңышы да, сарымсак уңышы да мулдан , бу коллективның уртак тырышлык нәтиҗәсе.
-
Бөек Җиңүнең яшь геройлары 25.09.2021

" Бөек Җиңүнең яшь геройлары"республика театр конкурсы кысаларында Шушмабаш урта мәктәбендә Зәки Зәйнуллинның "41 ел балалары" әсәренә нигезләнеп " Сугыш балалары" дигән спектакль күрсәтелде.Укучыларга һәм театр коллективы җитәкчесе Вильданова Г.Ш. га зур рәхмәт!
-
Мәктәпкүләм эвакуация 21.09.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә мәктәпкүләм эвакуация үткәрелде.
-
"Поделись улыбкой" республика акциясе
21.09.2021
"Самостоятельные дети" акциясе кысаларында һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан укучыларыбыз башлангыч сыйныфларда "Поделись улыбкой!-Елмаюың белән бүлеш" акциясен үткәрделәр. Ешрак елмаегыз!
-
"Поделись улыбкой!" акциясе 21.09.2021

"Самостоятельные дети " акциясе кысаларында һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан укучылар башлангыч сыйныфларда "Елмаюың белән бүлеш" акциясен уздырдылар.Ешрак елмаегыз!
















