Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Табигать фәннәре атналыгы 25.11.2021

Бүген, табигать фәннәре атналыгы кысаларында 8 класс укучыларын "Яшь химик"ларга кабул итү тантанасы булды Укучыларны бу дәрәҗәле исемгә 11 класс укучылары кабул итте.Чара төрле уеннар, химик тәҗрибәләр белән бергә үрелеп барды.Укучылар тантаналы рәвештә ант кабул иттеләр, һәм алар хөрмәтенә бик матур "Фейерверк" тәҗрибәсе күрсәтелде.
-
Табигать фәннәре атналыгы 24.11.2021

Атналык кысаларында 6 нчы классларда "Где логика?" интеллектуаль уены үткәрелде.Укучыларыбыз география фәненнән район олимпиадасында катнашты. Шулай ук химия фәненнән 9 нчы класста ачык түгәрәк занятиесе узды.Чаралар укучыларыбызга бик кирәкле информацияләргә бай иде.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 24.11.2021

Сәламәт яшәү күнекмәләрен пропагандалау максатыннан һәм "Самостоятельные дети" акциясе кысаларында мәктәбебездә"Сәламәт бала-сәламәт әни" акциясе булып узды. Әниләребез сау-сәламәт булып, озак бәхетле гомер итсеннәр!
-
Табигать фәннәре атналыгы
23.11.2021
Табигать фәннәре атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәп фойесында укучылар өчен информацион почмак эшләде: укучылар видеоәңгәмә барышында "Географик диктант-2021" һәм "Экологик диктант-2021" сораулары белән якыннан таныштылар. Мәктәп директоры Шаймарданова Рәзилә Габделнуровна, биология фәне укытучылары Самигуллина Чулпан Миннуловна һәм Хадиева Рузилә Рафиковна "Үсеш ноктасы" үзәкләре булган мәктәпләр өчен үткәрелгән республика семинарында катнаштылар. Биология укытучылары 11 класс укучылары белән цифрлы лаборатория ярдәмендә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Сулыш ешлыгын билгеләргә өйрәнү" лаборатор эше үткәрделәр.
-
Табигать фәннәре атналыгына старт 22.11.2021

Бүген мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы старт алды Атна дәвамында химия, биология, география фәннәре буенча кызыклы очрашулар. ачык дәресләр һәм түгәрәк занятиеләре, цифрлы лаборатория белән танышу һәм башка күңелле вакыйгалар сезне көтә!
Бүген атналык кысаларында "Географик диктант-2021" һәм "Экологик диктант-2021 " үткәрелде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен бел! 19.11.2021

Бүген , мәктәптә, барлык классларда "Юл хәрәкәте иминлеге көне" уңаеннан тәрбия сәгатьләре булып узды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр исләренә төшереп, яктылык кайтаргыч элементларның кирәклеге хакында сөйләштеләр. Шулай ук атналык кысаларында һәр класста укучыларның өс киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементларның булуы тикшерелгән иде. Юлларда исән имин йөрергә язсын!
-
"Мин ЮИДны сайлыйм!"-флешмоб 18.11.2021

Бүген 6 нчы сыйныф укучылары башлангыч сыйныфлар өчен "Мин ЮИДны сайлыйм" дип исемләнгән флешмоб үткәрде. Юлларда исән имин йөрик!
-
Яктылык кайтаргычлар 13.11.2021

Бүген мәктәптә 1-11 класс укучыларының өс киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементларның булуы тикшерелде. Яктылык кайтаргыч элементларның булуы баланың гомерен саклап кала икәнлеге тагын бер кат аңлатылды. Юлларда имин йөрик!
-
Профориентация 10.11.2021

9 ноябрь көнне 6-11 клсслар арасында профориентация юнәлешен үзбилгеләү максатында анкета алу һәм тест эшләү үткәрелде. Укучыларга төрле методикалар буенча опросниклар тәкъдим ителде.
-
Көзге лагерьның җиденче көне 06.11.2021

Ахыргы көнне лагерьга йөргән балаларга тәмле күчтәнәчләр бирелде. Көзге каникул чорында вакытны файдалы һәм кызыклы уздырырга мөмкинлек биргән лагерьдан укучылар бик канәгать калдылар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып балалар ялга озатылды. Укытучыларга чиксез рәхмәтләрен әйтеп,өйләренә таралыштылар.
















