Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Котлыйбыз! 22.12.2021

Сабада узган татарча көрәш ярышында укучыбыз Каримов Таһир 1 урынга лаек булды. Көрәшче егетебезне әм аның тренеры Саляхов М. уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Яңа елга әзерлек 22.12.2021

Мәктәбебез Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә. Классларда бизәлгән чыршылар хуҗа булды, коридор һәм фойеда искиткеч зәвыклы фотозоналар, урамда кардан ясалган сыннар, ут бизәлеше, ел символы- Тигр урын алды.Яңа ел барлык укучыларга һәм укытучыларга уңышлар алып килсен иде!!!
-
12 декабрь-Россия Федерациясе конституциясе көне 13.12.2021

12 декабрь-Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан барлык классларда да тәрбия әңгәмәләре узды.
-
Ватан геройлары көне 09.12.2021

9 декабрь — Ватан Геройлары көне. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне.Бүген барлык классларда да шушы уңайдан тәрбия чаралары булып узды.
-
Инвалидлар декадасы 07.12.2021

Инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәбебез коллективы укучы балаларның өйләрендә булып, аларның хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырды.
-
Билгесез солдатларны искә алу көне 03.12.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә барлык классларда 3 декабрь- Хәбәрсез югалган солдатларны искә алу көне уңаеннан тәрбия сәгатьләре булып узды. Укучылар билгесез югалганнар һәйкәлен барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аларны хөрмәт белән искә алып, батырлыклары турында күп информация тупладылар.
-
Артем Айдиновны искә алу көне 03.12.2021

6 декабрь -патриот Артем Айдиновны искә алу көне уңаеннан Форпост отряды 7 нче классларда чара үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларны тәртип саклау хәрәкәте әйдәп баручысы Артем Айдиновның тормыш юлы, батырлыгы хакында сөйләнде Укучыларны Айдинов исемендәге музей белән таныштырып , отряд членнары укучыларга памяткалар өләште.
-
Табигать фәннәре атналыгы 28.11.2021

Бүген табигать фәннәре атналыгының соңгы көнендә укучыларның индивидуаль проектлары буенча эшчәнлеге оештырылды. "Волонтеры могут все" экологик проектлар конкурсына проект эшләре тәкъдим ителде. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш., биология укытучылары Самигуллина Ч.М., Хадиева Р.Р. укучыларга белемгә омтылышларының зур булуын , куйган максатларына ирешүләрен теләделәр.
-
Табигать фәннәре атналыгы 26.11.2021

Бүген атналык кысаларында һәм 1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан 8-11 класслар өчен Стоп Вич СПИД бердәм дәресе үткәрелде.Уучылар экологик үзаңлы булуның сәламәтлекнең нигезе икәненә төшенделәр.5 класс укучыларын "Табигать фәннәре"нә кабул итү тантанасы узды. Укучыларга төрле биремнәр, конкурслар тәкъдим ителде. География һәм биология фәннәре буенча белемнәр барланды. Укучыларга белем үрләрен яулау юлында зур уңышлар телибез!
-
Табигать фәннәре атналыгы 25.11.2021

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында Халык санын исәпкә алу буенча видеоәңгәмә узды. Чарада 8-11 класс укучылары катнашты. "Үсеш ноктасы" проекты кысаларында 7 нче һәм 10 нчы классларда биологиядән цифрлы лаборатория белән таныштыру максатыннан "Практик биология" ачык түгәрәк занятиесе үткәрелде.Цифрлы лаборатория ярдәмендә 8 классларда лаборатор эш үткәрелде.
















