Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Лагерьның алтынчы көне 05.11.2021

"Күбәләкләр" мәктәп яны лагереның алтынчы көне балалар өчен аеруча да мавыктыргыч булды. Күңелле уеннар,төрле халык җыр-биюләренә багышланган музыкаль биремнәр,тәрбияви мультфильмнар карау оештырылды.Көн файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Көзге лагерьның бишенче көне 04.11.2021

Бүген дә көнебез күңелле көйләр астында зарядка ясаудан башланып китте.Иртәнге аштан соң 4 ноябрь - "Халыклар бердәмлеге көне" унаеннан чара уздырылды.Саф һавада күңелле уеннар уйнаганнан соң,көнебезне табигатькә багышлап дәвам иттек."Табигать- чиксез хәзинә" дип аталган уен уйнадык.Төшке аштан соң "Джунгли чакыра" уенында көч сынаштык.Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.
-
Лагерьның дүртенче көне 03.11.2021

Лагерьның дүртенче көне дә күңелле чаралары белән утеп китте. Иртәбез зарядкадан башланды.Аннан укучыларны әдәплелек дөнҗясына сәяхәткә чакырдык.Балалар белән мәктәптә,транспортта,кунакта,юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен уеннар аша искә төшердек.Киемнәрдә яктыргыч кайтаргычэлеиентлар булуы турында сөйләнде. Ә көн азагында эдәплелек, дуслык темасы буенча рәсем конкурсы узды.
-
Лагерьда-спорт көне 02.11.2021

Бүген лагерьда иртәнге зарядкадан башланган көнебез тулысы белән сәламәтлеккә багышланды."Сәламәтлек иленә сәяхәт" темасына тәрбия сәгате үткәрелде."Мойдодыр" мультфильмы карау.Спортзалда "Күңелле стартлар" балаларның сәламәтлеген ныгытты. Көннең икенче яртысында спорт төрләре буенча рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерыбызның икенче көне 01.11.2021

Лагерьның икенче көне күңелле музыка астында иртәнге зарядкадан башланып китте. Көн дәвамында балалар уеннар уйнадылар, отрядларга бүленделәр,эш почмакларын ясап, аны якладылар.Көннең икенче яртысында күмәк биюләр оештырдылар.
-
Мәктәп яны көзге лагерының беренче көне 31.10.2021

Буген мәктәптә көзге мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры эшли башлады.Лагерьның беренче көне тулысы белән көз фасылына багышланды. Балалар командаларга бүленеп 4 станция буенча үзләренең белемнәрен ныгыттылар,яңа мәгълүмат алдылар.
Көн дәвамында төрле уеннар,күңелле музыка,җыр-бию аша вакыт узганы сизелмәде.
-
4 ноябрь-Килешү һәм бердәмлек көне 29.10.2021

4 ноябрь-килешү һәм бердәмлек көне уңаеннан мәктәптә тәрбия сәгатьләре булып узды. Без үз илебезнең патриотлары булып туган йортыбызны, әти-әниләребезне, газиз Ватаныбызны саклыйк һәм яклыйк!
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә 11 класс укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш үткәрелде. Җыелышта бердәм дәүләт имтиханы тапшырудагы яңалыклар, уку-укыту мәсьәләләре хакында сөйләшү булды, әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирелде.
-
"Ак чәчәкләр" акциясе 27.10.2021

Мәктәптә игелеклелек һәм яхшылык эшләү темасына класс сәгатьләре узды.Мәктәбебез укучылары "Ак чәчәкләр" акциясендә бик теләп катнашалар.Үз куллары белән төрле материалдан бик матур ак чәчәкләр ясадылар.
-
"Скажи, где торгуют смертью" акциясе 23.10.2021

Мәктәбебездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Сообщи, где торгуют смертью" акциясе булып узды. .5-11 классларда класс җитәкчеләре законсыз наркотик матдәләр әйләнеше , сату, алу, тарату өчен нинди җаваплылык каралган, наркотик матдәләр куллануның организмга тәэсире турында күп информация бирде
















