Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Акция "Блокадный хлеб" 25.01.2022

Ленинград бокадасы-тарихның онытылмас бите булып уелган. Меңләгән, миллионлаган корбанга китергән бу вакыйганы онытырга безнең хакыбыз юк та. Шушмабаш урта мәктәбендә бу уңайдан тәрбия сәгатьләре һәм әңгәмәләр циклы дәвам итә. Бүген укучылар "Блокадный хлеб" хәтер дәресендә катнаштылар.
-
Ленинград блокадасы 21.01.2022

Бүген башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатендә Шушмабаш авыл китаханәчесе Зарипова Чулпан катнашты. Ул укучыларга "Ленинград блокадасы" темасына бик бай эчтәлекле әңгәмә тәкъдим итте.
-
Хоккей ярышы 20.01.2022

20 январь көнне Шушмабаш шугалагында Шушмабаш урта мәктәбе һәм Носы төп гомум белем мәктәбе укучылары арасында иптәшләрчә хоккей уены узды. Ике мәктәпнең уенчылары да бик матур уен күрсәттеләр. Оештыручы укытучыларга зур рәхмәт!
-
Педсовет 18.01.2022

17 января проводился очередной педсовет по теме " Формирование системы работы школы по повышению качества подготовки обучающихся к ГИА в форме ОГЭ и ЕГЭ на уровне начального, основного и среднего общего образования."
17 январь көнне чираттагы педсовет үткәрелде.
-
Тәрбия сәгатьләре 14.01.2022

Мәктәптә җомга көнне барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үтә. 10 класста "Вакыт кадере" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Вакыт бик тиз уза да китә, укуга игьтибарны арттырып, яхшы гамәлләрне күбрәк эшләргә ашыгыгыз , укучылар!
-
Каникулларда рәхәтләнеп уйныйбыз! 06.01.2022

Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Мәктәпнең башлангыч класс укытучылары укучылар өчен шугалакта төрле уеннар оештырдылар. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле ярышларда катнаштылар, тимераякта шуып сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Консультацияләр дәвам итә 06.01.2022

Мәктәптә укучылар өчен конесультацияләр дәвам итә. Бүген укучылар физика фәненнән шөгыльләнәләр.
-
Күңелле яллар 04.01.2022

Мәктәп укучыларының ялларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру максатыннан мәдәният йортында укучылар өчен дискотека оештырылды. Бәйрәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Эх, рәхәтләнеп күңел ачты бүген балалар афәрин!
-
Консультацияләр дәвам итә. 9 классларда химиядән консультация 30.12.2021

-
Яңа ел белән! 28.12.2021

Җиһанга Яңа 2022 ел атлый! Мәктәбебездә бәйрәм атмосферасы ! Укучыларыбыз бизәлгән чыршы янында үзләренең Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрәләр. Искиткеч матур костюмнар, оригиналь матур сценарийлар, һәр елдагыча зәвык белән шаулап -гөрләп уза бәйрәмнәр. Төкле аягың белән, Яңа ел!!!
















