Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
“Казан арты” Арча тарих–этнография музеена экскурсия 10.02.2016

Арча халкының тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштыру максатыннан, “Арча өченче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасының” 5 нче А сыйныф җитәкчесе Закирова Г.К., укучыларын “Казан арты” Арча тарих–этнография музеена экскурсиягә алып барды.
-
«Бар һөнәр дә кирәк, барлык һөнәр мөһим» башлангыч класслар атналыгы 09.02.2016

Безнең мәктәптә 5 нче февральдән 12 нче февральгә кадәр «Бар һөнәр дә кирәк, барлык һөнәр мөһим» темасы астында башлангыч класслар атналыгы уздырыла. Шул темага бәйләп 2 Б сыйныфында Плотникова В.И. класстан тыш математика дәресен уздырды.
-
08.02.2016

Кышның карлы бураннары саран саргылт кояш белән алмашты. Ә күпме шатлык алып килде ул бала-чагага. 5нче А сыйныф укучылары да мондый матур көнне әрәмгә уздырмадылар. Дәресләрдән соң сыйныф җитәкчесе Закирова Г.К. белән, чаналарын күтәреп, үзәк стадионга ашыктылар. Саф һавада шау-гөр килеп тау шудылар, төрле уеннар уйнадылар. Балалар кышкы йокыга талган су буйларын күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, ял итеп кайттылар.
-
Беренче класска баручылар өчен төрле чаралар 06.02.2016

Бүген мәктәбебездә беренче класска баручылар өчен төрле чаралар үткәрелде. Балалар мәктәп белән танышкан вакытта, актлар залында әти-әниләр өчен җыелыш үткәрелде.
-
05.02.2016

Һәркөн саен диярлек, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки баланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга . Шуңа күрә балаларны юл йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләренә төрле ситуацияләрдә дөрес юлны сайлап, дөрес чыгарга, югалып калмас өчен тәрбия планы буенча 4 А һәм 4Б сыйныф укучылары "Юлда да акыл кирэк" исемле чара үткәрделәр.
-
04.02.2016

Л.Толстой исемле Казан федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доцентлары Юсупова Н.М. һәм Юсупов А.Ф. безнең мәктәп базасында район укучылары белән очраштылар. Биредә татар теле һәм әдәбияты буенча төрле күнегүләр, кагыйдәләр ныгытылды. Укучылар бик күп мәгълүматлар тупладылар.
-
Кышкы табигатькә экскурсия 03.02.2016

2 февральдә 2-б класс укучылары класс җитәкчесе Һадиуллина Ф.М. белән кышкы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Сәяхәттә укучылар кышкы табигатьне күзәттеләр, агачларны, куакларны силуэтлары, кайрысы, бөреләре, агачларның һәм бөреләрнең исе буенча танырга өйрәнделәр. Укучылар кар катламының тигез һәм үзән урыннарда ничек булуын күзәттеләр, нәтиҗәләр ясадылар. Укучылар бу сәяхәттән бик канәгать калдылар.
-
1 нче сыйныфка керүчеләр өчен 02.02.2016

Безнең мәктәбебез, киләсе уку елында 1 нче сыйныфка керү өчен, балалар кабул итә башлады. Ике класс булачак, татар һәм рус класслары. Мәктәбебездә инглиз теле тирәнтен йөрәнелә, гарәп түгәрәге һәм башка өстәмә түгәрәкләр дә эшлиячәк. Рәхим итегез, көтеп калабыз!
-
Балалар бакчасында әти – әниләр җыелышы
01.02.2016
Балалар бакчасында әти – әниләр җыелышы булып узды.Бу җыелшны мәктәпкәчә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Нәҗмәтдинова Ләйлә Раиф кызы алып барды. Ул әти – әниләр алдында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мәктәпкә әзерлеге” дигән темага чыгыш ясады. Чыгышта баланың мәктәпкә барырга әзерме – түгелме икәнен белү техникасы һәм метод- алымнарына зур игътибар бирелде. Тәрбияченең һәр сүзен әти – әниләр йотлыгып тыңладылар, чөнки бу темага бик кызыклы фактлар китерелгән иде. “Сезнең балагыз ни дәрәҗәдә әзер” дип исемләнгән анкета да әти – әниләргә балаларның мәктәпкә әзерлеген ачыклауда зур ярдәм булып тора. Җыелышта мәктәп директоры Сәгъдиев Тимур Ильдус улы да чыгыш ясады. Ул әти – әниләрне булачак 1 нче сыйныф укытучылары белән таныштырды һәм әти – әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Беренче класска баручылар өчен мәгълүмәт 30.01.2016

6 февральдә сәгать 11.00 мәктәп базасында киләсе уку елына беренче сыйныфка кәрүче укучылар өчен дәресләр уздырыла.










