Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Профилактика Советы 18.02.2016

18 нче февральдә мәктәптә уку буенча артта калучы укучыларны профилактика Советына чакырдылар. Анда мәктәпнең администрациясе, педагогик составы һәм полиция хәзмәткәре Энже Саляховна катнашты. Советта күтәрелгән мәсьәләләр бик озак каралды, чөнки укытучыларның балаларга ярдәм итәргә теләкләре зур.
-
17.02.2016
2016 елның 15нче февралендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә 110 яшь тулды. Бу уңайдан 5нче А сыйныф укучылары өчен, үзәк китапханәдә патриот - шагыйрьгә багышланган чара үткәрелде. Укучылар Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында туплаган белемнәрен тулыландырдылар. Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. -
«Игелек эстафетасы» акциясе
16.02.2016
«Игелек эстафетасы» акциясе кысаларында «21 гасыр балалары» татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот - шагыйрь Муса Җәлильнең 110 яшь тулу уңаеннан 4 б сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр.
-
Ата- аналар комитеты җыелышы 16.02.2016

Безнең мәктәп гаилә белән эш итүдә ата-аналар комитетын уңышлы куллана, ата-аналар активына таяна ала. Менә бүген дә мәктәптә ата- аналар комитеты җыелышы булып узды. Җыелышта төрле мәсьәләләр каралды.
-
15.02.2016

14 нче февральдә Арча стадионында Арча районы хәкимияте тарафыннан оештырылган “Чаңгы ярышы - 2016” чарасы булды. Бу чара мәктәпкәчә яшьтәге балалар ярышы белән башланып китте. Безнең балалар бакчасыннан да 9 бала катнашты. Финишка килгән балаларга хакимият башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович каршы алды. Һәр баланың кулын кысып, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды. Әти – әниләр белән балалар зур канәгатьләнү хисе белән өйләренә таралыштылар.
-
Гриппка каршы тору буенча төрле профилактик чаралар 15.02.2016

Мәктәбебездә гриппка каршы төрле профилактик чаралар уздыру максатынна шәфкать туташы укучылар белән әңгәмә уздырды.Укучылар газета-журналлардан алынган мәгълүматлар белән уртаклашты. Шәфкать туташы һәр бер балага буклетлар эләшеп чыкты.
-
14.02.2016

14 нче февраль көнне ил күләмендә "Россия чаңгы юлы – 2016” ярышлары үткәрелде. Бу чара район спорт үзәк мәйданында узды. “Арча өченче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасының” 5нче А сыйныф укучылары да ярышта актив катнашты. Спорт ул - сәламәтлек һәм файдалы ял икәнен аңлап, көчтән килгәнчә шуып, саф һава сулап, бу чарадан канәгать калып, өйләргә таралыштылар
-
“Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” дигән музыкаль кичә 13.02.2016

Мәктәптә “Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” дигән музыкаль кичә үтте. Аны класс җитәкчеләре Гыйниятова Г.Т., Зәйнуллина Р.Ф. сыйныф укучылары белән уздырды. Кичәгә әзерлек алдан ук башланды. Укучылар янгынның нинди фаҗигага китерүен күрсәткән рәсемнәр ясадылар. Бәйрәмдә балалар төрле әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие” һәм “Кызыл калфак” әкиятләрендә урманда ут якмаска, “Өч аю” һәм “Өч дуңгыз баласы” әкиятләрендә газ һәм үтүк белән сак эш итәргә кирәклегенә төшенделәр. Кичәгә Арча янгын сүндерү оешмасыннан инспектор Мухаметов И.Р. килде. Ул чыгыш ясап, балаларны ут белән сак булырга өндәде. Ахырдан укучылар янгын куркынычсызлыгы турында мультфильм карадылар. Кичә барыбызга да ошады.
-
"Минем хокукларым" темасына класс сәгате 12.02.2016

1 Б сыйныфында "Мин кем?" һәм "Минем хокукларым" темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар слайдлар ярдәмендә төрле ситуацияләр белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Дәрес бик күңелле үтте.
-
Чаңгы яратучылар бәйрәме 11.02.2016

10 нчы февральдә кичен район үзәк стадионында “Чаңгы яратучылар” бәйрәме уздырылды. Бу чарада 5нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре дә актив катнашты. Алар, рәхәтләнеп, чана-чаңгы шуып, ял итеп кайттылар.










