Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
01.03.2016

Мәктәптә атна саен традицион линейкалар уза.
-
"Бәхетле балачак"
29.02.2016
28нче февральне 5А сыйныф укучылары циркта булдылар. Алар Мәскәү циркының “Зур хайваннар” программасын карадылар. Тамашада катнашкан филләр, мөгезборын, жираф, арыслан, юлбарыслар, маймыллар үзләренең осталыклары белән балаларны шаккатырдылар. Цирк хезмәткәрләренең авыр һөнәрләрен күрделәр. Укучылар үз эшеңне яратып, җиренә җиткереп эшләргә кирәклеген аңладылар.
-
"Сәләмәт тәндә - сәламәт акыл" 27.02.2016

5 б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә Арча боз сараенда тимераякта шудылар. Укучыларның сәламәт булуы безнең төп бурычыбыз булып тора. Бүгенге мизгелләр һәркемнең күңеллендә җуелмас матур хатирәләр булып уелып калсын иде.
-
"Гаилә бәйрәме" 26.02.2016

Беренче класс укучылары әти - әниләре белән бергә класс җитәкчеләре оештырган "Гаилә бәирәмендә" катнаштылар.
-
Флэшмоб "Изгелек кыл" 25.02.2016

Гражданлык - патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында безнең мәктәп волонтерлары "Изгелек кыл" девизы астында флешмоб уздырдылар.
-
Февраль - бәйрәмнәргә бик бай айларның берсе
24.02.2016
Февраль - бәйрәмнәргә бик бай айларның берсе. Ә иң мөһим бәйрәм дип, 23нче февральдә үткәрелә торган Ватанны саклаучылар көне санала. 5нче А сыйныф укучылары да бу матур бәйрәмгә багышлап, “Ягез әле, егетләр!” дигән ярышлар үткәрделәр. Малайларны төрле сынаулар көтте: суган турау, бәрәңге әрчү, вакытка киенү һәм башкалар. Укучылар бөтен ярышны да төгәл, тиз башкардылар. Алар үзләрен киләчәктә дә менә дигән солдат булачакларын расладылар.
-
22.02.2016

20 февраль көнне мәктәпкәчә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм беренче класс укучылары, аларның әти-әниләре, әбиләре белән берлектә районкүләм чаңгы шуу чарасында катнаштылар. Балалар чаңгылар белән килделәр. Ә кайтканда йөзләре шат, күңелләре булган һәм кулларында бүләкләр иде. Ә бүләкләрне районыбыз хакимияте башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәр баланың кулын кысып тапшырган. Балалар бу чарадан бик канәгать булып кайттылар.
-
22.02.2016

21 нче февраль көне "Халыкара туган тел көне" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Алтын каләм" түгәрәге укучылары да "Тел - кешенең күңел хәзинәсе" исемендә бу көнне билгеләп үттеләр. Туган телебезгә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады, үзләре язган иҗат җимешләре белән дә уртаклаштылар.
-
“Безнең әтиләр – бар яктан да булганнар!” 20.02.2016

18 нче февраль көнендә, Арча 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында “Безнең әтиләр – бар яктан да булганнар!” исемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булып узды. Биредә әтиләр, әниләр, бабайлар һәм кечкенәләр чын күңелләрен биреп спорт ярышлырында катнаштылар. Һәр ярыш төре яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып нәтиҗәләр ясалды, дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
“ 2015 -2016 нчы уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль һәм төбәкара этабы буенча нәтиҗәләр” 19.02.2016

"Җәмәгать циклы буенча муниципаль һәм региональ олимпиадаларның нәтиҗәләре" дигән тема астында тарих фәне укытучылары методик берләшмәсенең эшлекле семинары булып узды. Семинарда район мәктәпләреннән тарих укытучылары катнашты. Алар олимпиада нәтиҗәләре буенча сөйләшүләр алып бардылар.










