Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
"Кәеф агачы " 04.04.2016

Мәктәптә волонтерлар кәрү ходына "Кәеф агачы " ясадылар, балалар шуңа кәеф смайллары ябыштырдылар һәм плакатлар белән фотога төштеләр.
-
"Нәүрүз" бәйрәме 01.04.2016

Безнең "Сәләт" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркемендә "Нәүрүз" бәйрәме булып узды.
Бәйрәм 1 нче сыйныф укучыларын, мәктәп хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлау, бүләк җыю, бәйрәмгә чакыру белән башланып китте.Гармун тавышы, балаларның шат йөзе, котлаулары күңелләрне җилкендереп җибәрә, ирексездән биесе килә башлый.
Күркәм бәйрәмебез бәйрәмчә бизәлгән тамашачылар залында дәвам итте. Күңелле бию,җыр, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең төп кунаклары Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында балалар карга боткасы, коймак белән чәй эчтеләр, Нәүрүзбикәне яз хакимлек итүе белән котлап, уңышлар теләп озатып калдылар.
-
"Искиткеч айдаман" конкурсы 31.03.2016

Бүген безнең мәктәп базасында "Искиткеч айдаман" конкурсының район этабы узды.
-
"Супер Светофор" дип аталган юл йөрү кагыйдәләренә багышланган балалар өчен спектакль 30.03.2016

30 нчы март көнне Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары башкаруында "Супер Светофор" дип аталган юл йөрү кагыйдәләренә багышланган балалар өчен спектакль булды. Спектакльне зур кызыксыну белән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары карады.Ике як та канәгатьләнү алып таралыштылар.
-
24.03.2016

Миннулина Азалия 5 сыйныф укучысы бөтенроссия "Пушкин укулары" дигән ачык иҗат бәйгесендә катнашты һәм җиңүче булып кайтты. Укытучысы Габдельбарова Д.М. Котлыйбыз аларны!!!
-
Габдулла Тукайның 130 ел тулу уңаеннан...
22.03.2016
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 ел булу уңаеннан безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Г.Тукай әсәрләре буенча конкурс булачак. Конкурс 22 нче марттан 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска нәтиҗә 9 нчы апрельдә ясалачак. Актив катнашучы балалар бүләкләнәчәк.
-
"Әлифба" музеенда 19.03.2016

5 нче б сыйныф укучылары Арча педагогия көллиятенең "Әлифба" музеенда булдылар. Укучыларны музей җитәкчесе Камалетдинова Сания Сибгат кызы каршы алды. Ул аларны әлифба китабының язылу тарихы, аның авторлары белән таныштырды. Укучылар күптөрле телләрдә язылган әлифба китаплары белән таныштылар һәм кызыксынып тыңладылар.
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы 18.03.2016

Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта уку-тәрбия эше буенча төрле сораулар каралды. Һәр класста мәктәпнең шәфкать туташы “Туберкулезга каршы нык тор!” дигән әңгәмәне үткәрде. Класс җитәкчеләре ата -аналар белән антикоррупция буенча һәм балаларның уку торышлары турында әңгәмә үткәрделәр.
-
17.03.2016

Без “Сәләт” балалар бакчасында мәктәпкәчә әзерлек төркемендә балалар белән төрле уеннар уйныйбыз. Уен ярдәмендә тәрбияләнүчеләрнең акыл сәләтен, физик сәламәтлеген, сөйләм телен, уй – фикерләрен үстерәбез. Менә бүген дә бармак уеннарын, авазлар өстендә эшләп фонетик уеннар уйнадык. Тәрбиячеләр оештырган “Куянкай йорты” дигән бармак театры балалар күңеленә хуш килде.
-
РАЙОН БУЕНЧА АТТЕСТАЦИЯ. 16.03.2016

Безнең мәктәп кысаларында бүген район буенча укытучыларны аттестацияләү чараcы уздырылды.










