МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Язгы судан сак бул. 10.03.2020

Балалар белән "Язгы судан сак бул" дигән темага занятие үткәрдек.Яз көне куркынычсызлык кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк:су янына бармаска, бозлавыкта ашыгып йөрмәскә, кар көртләренә кермәскә кирәклеге искәртелде.
-
Гаилә бәйрәме 06.03.2020

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.
Ата-ана үрнәге, баланы шәхес итеп тәрбияләүдә төп урын алып тора.
Безнең балалар бакчасында, "Гаилә бәйрәме" булды. Әти- әниләргә балалар бик матур бәйрәм күрсәттеләр.
-
Бәйрәм котлавы 04.03.2020

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.
Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!
-
Әниемә бүләгем! 02.03.2020

Озакламый Халыкара хатын- кызлар көне якынлаша, шул уңайдан балалар бәйрәмгә әзерләнәләр, әниләргә бүләкләр ясыйлар.
-
Әбиемнең күнел сандыгы. 28.02.2020

Халкыбызның милли йолаларын өйрәнүне дәвам итеп, бу атнаны балалар белән шуңа багышларга булдык.
Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын бер ачасы иде, ачасы...
Әби-бабам белгән йолаларны, халкыбызның күңел жәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне, яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
-
Туган телем- анам теле 21.02.2020

Безнең балалар бакчасында бүген "Туган телем- анам теле" дип исемләнгән, шигырь сөйләү бәйгесе булды. Һәр сабый Муса Җәлилнең туган көнен дә исәпкә алып, бик матур итеп шигырь сөйләде. Ахырдан биюләр биеделәр, җырладылар, бүләкләр бирештеләр. Халкыбызның телен саклап калуда мондый бәйрәмнәр бик мөхим.
-
Әтиемә бүләгем! 19.02.2020

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне, безнең нәниләребез үз куллары белән әтиләренә бүләкләр ясадылар. Күңел җылысын кушып ясалган бу бүләкләр, әтиләргә бик кадерле.
-
Муса Җәлил- балалар шагыйре. 17.02.2020

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши.
-
Гашыйклар көне 14.02.2020

Занятие вакытында тәрбияче балаларны бүгенге көннең нинди көн икәнлеге белән таныштырды.
Максатлар:
-
Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү.
-
Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.
-
Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру.
-
Балаларга бүләк итеп, йөрәкләр бирде.
-
-
Синтезаторга җырлау 12.02.2020

Музыка дәресләрендә күптөрле җыр күнегүләре кулланыла. Тик аларны башкарганчы, балаларны музыкаль авазларны кабул итәргә өйрәтергә кирәк.Бала нәрсә һәм ни өчен җырлаганын аңлап, белеп җырларга тиеш. Шулай булмаганда , ул күнегүләр сүз һәм аваз тезмәләре булудан артмый.
Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар музыка шөгелләренсагынып көтеп алалар, алар искиткеч кызыксынучан. Башта җырның иҗекләрен генә көйләп утырган йомшаграк, кыюсызрак 2 яшьлек нәниләребез дә, даими эшләгәндә өченче квартал ахырына җырларның кушымталарын дөрес итеп мөстәкыль җырлый беләләр. Җырлау, гомумән, балаларга бик ошый.Ялгыз һәм күмәк җырлау, түгәрәккә басып җырлы- биюләр физик һәм рухи сәләмәтләндерүгә ярдәм итә.












