МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Габдулла Тукай ижаты. 25.01.2021

Балалар бакчасында иң кечкенәләрне йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр белән таныштырганда еш кына без Габдулла Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, болар “Кызыклы шәкерт”, “Карга”, “Гали белән кәҗә”, “Безнең гаилә” кебек әсәрләр була. Кыска-кыска шигъри юллар балаларның белемен тулыландырырга, тирәнәйтергә булышлык итә. Әйтик, мәченең кыяфәте, гадәте, хуҗасына нинди файда китерүен өйрәнгәндә балалар “Шаян песи”не тыңламасалар мәче турында тулы мәгълүмат ала алмаслар иде. “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерүне дә балалар бик ярата. Занятиенең соңгы өлеше тере көчекне күзәтүдән дә зур тәэсир калдыра. Тәрбияче алып килгән уенчык эт белән балалар төрле уеннар уйныйлар. Икенче тапкыр мультфильм карыйлар, “Кызыклы шәкерт”кә иллюстрациясе буенча әңгәмә оештырырга мөмкин.
-
Су анасы 21.01.2021

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.
Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым. -
Кәрия- зәкәрия 18.01.2021

Һавасыз яшәп булмагандай, балаларның тормышын уеннарсыз күз алдына китерүе кыен. Уен - алар өчен тормышка өйрәнү чарасы. Шуңа күрә дә без нәниләребез белән кыюлык, өлгерлек, тапкырлык, җитезлек тәрбияли торган халык уеннары, хәрәкәтле, җырлы - биюле уеннар уйныйбыз
-
Минем гүзәл Татарстаным 15.01.2021

15 нче гыйнварда безнең балалар бакчасында “Минем гүзәл Татарстаным” дип исемләнгән зурлар төркемендә шөгыль үтте. Тәрбияче Татарстан флагы, гербы белән таныштырды. Әлеге шөгыльдә аеруча туган тел- татар теленең асылы, аһәңе турында сүз барды. Ул балаларга тел турында әйтемнәр , табышмаклар . шигырьләр укыды, төрле уеннар оештырды.
-
Саннар өйрәнәбез. 15.01.2021

Математика занятиесында һәрбер санны өйрәнеп, язып чыктылар.
-
Рәсем ясадык 11.01.2021

Озын кышкы яллардан соң балалар бакчаны бик сагынып килгәннәр. Матур итеп рәсемнәр ясап, занятиеда бик яратып катнашып утырдылар.
-
Бездә бүген Яңа ел. 29.12.2020

Бездә бүген Яңа ел!
Кунакка килгән зур чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел! -
Яңа ел тәрәзәләре 25.12.2020

Яңа ел тәрәзәләре# белән инстаграм, вконтакте челтәренә фотолар куеп, конкурста катнаштык.
-
Тәҗрибә уртаклашу 23.12.2020

Районыбыз тәрбиячеләре тәҗрибә уртаклашып, Арча педагогия көллиятенә бардылар. Анда заманча технологияләр белән эшләү алымнары, татарча мультфильм ясау ысулларын өйрәнеп кайттылар. Замана белән бергә атлау- хәзерге заман тәрбиячесенең төп кретериясы.
-
Яңа елга әзерләнәбез. 21.12.2020

Яңа елның җитәсен һәр бала түземсезлек белән көтә. Җырлар өйрәнеп, шигырьләр ятлап, Кыш бабайдан бүләк алырга әзерләнәләр.












