Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Саф һавада уеннар 08.09.2016 Саф һавада уеннар вакытында бөтен организмның кислород белән туклануы тәэмин ителә. Шунлыктан, хөрмәтле әти-әниләр, вакытыгызны кызганмагыз, бакчадан кайту юлында яки ял көннәрендә якындагы паркка, аллеяга, урман полосасына чыгыгыз. Өй янындагы гади атынгычта атыну да баланың вестибуляр аппаратын ныгытуда зур роль уйный. Тик куркынычсызлык кагыйдәләрен генә онытмагыз, бала янында нык таяныч булыгыз.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел" 07.09.2016 Максат: -балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, -юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә ныгыту, урамда һәм юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.
-
Кояшны күзәтү 06.09.2016
Максат: төрле ел фасыллары булганда кояшның ни дәрәҗәдә яктыртуын ачыклау. Балалар, бүген көн нинди? Кояшлы яки кояшсыз көннәр нәрсә белән аерыла? Кояш кайчан күбрәк кыздыра? Көз көне кояш еш яки сирәк кыздырамы? Эндәшне хәрәкәтләр белән кабатлау.
Кояш чык, кояш чык! (кул белән чакыру хәрәкәте)
Болыт кач, болыт кач! (аяклар белән тыпырдау)
Без уйнарбыз җылыткач! (кул чабу).
-
"Дуслык" балалар бакчасы буенча сәяхәт 05.09.2016
Максат: тирә – юньдәге таныш әйберләр исемнәрен кулланып бәйләнешле сөйләм телен үстерү; зурлар сөйләмен дөрес аңлап, кушкан йомышны үтәргә өйрәтү.Бүлмәдәге уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү; балаларга үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләтү; сөйләм телләрен яңа сүзләр белән тулыландыру.
-
Сау бул, җәй! Исәнме, балалар бакчасы! 02.09.2016 Максат: Балаларның адаптация чорын уңышлы үткәрү. Балаларда матурлыкны күрә белү хисләре тәрбияләү; бакча традицияләре, группада үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, төрле эшчәнлек вакытында балаларны яшьтәшләре арасында үз үзләрен тотарга өйрәтү; балаларның сөйләмен ,игътибарын; күрү, ишетү хәтерен ;күз алдына китерә.хыяллана белүләрен;.иҗади сәләтләрен үстерү, сүз байлыкларын арттыру; сөйләм телләрен, үстерү.
-
Хәерле сәгатьтә! 01.09.2016
Яңа уку елы яңа идеяләргә, уңышларга бай ел булсын! Балаларыбыз безне елмаюлары, уңышлары, яхшы тәрбия сыйфатлары белән сөендерсен!
-
Кадерле балалар! Хөрмәтле өлкәннәр һәм хезмәттәшләрем! 01.06.2016 1 июнь – ул җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның иң кояшлы бәйрәме — Балаларны халыкара яклау көне. Балачак – иң бәхетле һәм бер мәшәкатьсез вакыт, ул күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без балалар үзләрен бәхетле итеп тойсын, мәхәббәт һәм кайгырту белән өретелгән булсын, сәләтләре ачылсын өчен, барысын да эшләргә тырышабыз. Барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телим.
-
"Куян кунакка килгән"(кечкенәләр төркеме) 31.05.2016
Максат: -уен аша балаларның яшелчәләр турында булган белемнәрен ныгыту, яшелчәләрне (кишер, кәбестә) тану, аеру, исемнәрен истә калдыру; тәме, формасы буенча аера белү; пластилиннан яшелчәләр әвәләү,сорауларга җавап бирә белү.
-
"Сабан туе – хезмәт туе . Бәхет һәм шатлык туе..." 31.05.2016
Сабан туе татар халкының иң күренекле вә олуг бәйрәме.Аның бик борынгыга киткән тирән тамырлары бар.Шуңа ул буыннардан буынга күчеп яши, һаман яшь һәм матур булып кала бирә. Авылыбызда да язгы чәчүләр беткәч гөрләп сабантуйлар уза.Бу бәйрәм игенчеләрнең мул уңыш алу теләкләренә дәрт өсти, күңелләрен күтәрә.
-
Сау бул, бакчам! 30.05.2016
Бу көнне бакчабыз иң тырыш, уңган 4 дусты белән саубуллашты. Алар безнең күңелләрдә бары матур хатирәләр генә калдырдылар. Валиуллина Диләрә, Ганиева Зөхрә, Зиннатуллин Ильмир һәм Хабибуллин Артур бакчага рәхмәт әйтеп, безнең белән саубуллаштылар. Хәерле юллар, нәни дусларыбыз!