Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Әтиемә бүләк"
17.02.2016
Максат:- әтиләренә хөрмәт,аларны зурлау хисләре тәрбияләү,-кисү һәм ябыштыру алымнарын ныгыту, -эстетик кабул итү, образлы кузаллауларын үстерү, -23 февраль -Ватанны саклаучылар көненә бүләк әзерләү.
-
Т Е М А:"Табын әдәбе"
16.02.2016
Максат: Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен,үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен, кунакчыллык,чисталык,пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.Дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру.
-
"Кыстыргычлар белән уеннар"
15.02.2016
Кыстыргычлар белән уеннар бик күп төрле булалар.Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел,ә фантазияны да үстерергә,санарга да өйрәнергә була. 1) Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк."Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар",дип әйтәбез. Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма,чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз.Бу иң гади уен.
-
Габдулла Тукай иҗаты буенча сәяхәт
12.02.2016
Балалар бакчаларында икетеллелеккә өйрәтү максатында яңа УМКлар төзелде.Шушы укыту методик комплекты кече яшьтән үк балаларны туган телдә, рус телендә иркен сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя.Туган телгә өйрәтүдә Г.Тукай әсәрләренең әһәмияте бик зур.Аның әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала,һәм олыларга карата кайгыртучанлык,игътибар һәм ихтирам хисләрен,балаларда эшчәнлек,гаделлек,тыйнаклык,белем алуга омтылыш тәрбияли,үз телең-ана теленең бөеклеген белеп яшәргә кирәклеген төшендерә.
-
Т Е М А : "Мәсьәләләр төзү"
11.02.2016
Максат: Кушу һәм алуга арифмитик мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү,-логик фикерләү сәләтен ,игътибарлылыкны,чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү,-мөстәкыйльлек, узара ярдәмлшү хисләре тәрбияләү
-
10.02.2016
Йөгереп чыктык урамга,кар атышып уйнадык.
И уйнадык,и уйнадык, тик барыбер туймадык.
Кар, кар, кар ява.Бураннарны туздыра (кулларны алга сузып,уч төпләрен өскә каратып басалар,кар бөртекләрен тоталар) Кулларга төшеп эри.Үзе бик тиз туңдыра.(туңу хәрәкәте) Йомшак карны алабыз,(иеләләр) Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарламнарын ясау хәрәкәте) Кар атышып уйныйбыз,Бик күңелле яшибез.(кар атышып уйныйбыз)
-
Т Е М А: "Бизәкләрдә халкым тарихы"
09.02.2016
Максат: Балаларда туган тел, туган йортны ярату,аның белән горурлану хисләре тәрбияләү; -балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;-татар орнаменты мотивлары(яфрак,ләлә,мәк, кыңгырау,тукранбаш,кәнәфер) искә төшерү һәм кабатлау;- пөхтә эшләүләренә ирешү.
-
"Уйнау безгә көч бирә"
08.02.2016
Уен баланың эчке дөньясын кузаллаулар һәм һәртөрле төшенчеләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң.Баланың кызыксынулары уен аша формалаша.Ул организмның дөрес һәм тулы үсеше өчен кирәк булган төп физиологик факторлар белән бер рәттә тора. Тәрбияче балаларга уеннар турында табышмаклар өйтә. Типтем очты биек-биек. Суга төште батмады,
Апа әйтә "Шуны чөеп,тәрәзәне ватма!"-ди.(Туп) Ә сез туп белән нинди уеннар беләсез? (волейбол, баскетбол, туплы әбәк, футбол, тупка утырып сикерү)
-
5 жизнеутверждающих фраз для родителей
05.02.2016
Ребенок устроил истерику, облил ковер соком, рассыпал муку, и вообще – день не задался с самого утра... Психологи дают простые рекомендации, которые помогут вам вернуть внутреннюю гармонию.
-
Т Е М А: "Татарстан символикасы"
04.02.2016
Максат: Нәниләр күңелендә тарихи вакыйгаларга кызыксыну уяту,дөрес караш формалаштыру.Татарстан символикаларын искә төшерү.Республикабызның күп милләтле булуы һәм аларның узара дус, тату булып яшәүләре турында сөйләү, узара татар телендә сөйләшү һәм аңлашу күнекмәләрен үстерү.Туган тел,туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.