Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү" 17.12.2015
-Урамда уйнаганда игътибарлы булырга,юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтүне һәрдаим балаларга аңлатып торабыз.
Юкка гына әйтмәгәннәр:
"Ашыккан ашка пешкән".
Юл тәртип ярата,диләр,-
Шуны чыгармыйк истән.
-
"Әниемнең алтын куллары"күргәзмә 15.12.2015
Без балаларны халкыбызның элек-электән килгән һөнәрчелек төрләре белән һәрдаим таныштырырып , һөнәр осталарының матур эшләренә сокланып, аларның хезмәтенә хөрмәт,горурлану хисләре тәрбиялибез.Безнең татар халкы гомер-гомергә эшчән халык булган.Бакчада йөрүче балаларга без Һәр һөнәрнең тормышта һәрвакыт ярап куярга мөмкинлеген аңлатырга тырышабыз. Әниләрнең кул эшләренә"Әниемнең алтын куллары" дип исемләнгән бәйге уздырылды.Әниләрнең үз куллары белән бәйләгән күлмәк, носкилар, чигүле чәчкәләр ,күз явын алырлык паннолар-болар барысы да әниләрнең тырыш куллары тудырган хезмәт җимешләре."Әниемнең алтын куллары " бәйгесенең җиңүчесе дип бертавыштан Нуриев Камилнең әнисе Рузилә билгеләнде.Әниләребез кояштай озын гомерле булсыннар иде,чөнки әниләр булганда гына өебез ямьле,ашыбыз тәмле,йокыбыз тыныч була.Әниләребез дөньяда иң гүзәл затлар булу белән беррәттән,иң тырыш,бар эшне булдыра торган алтын куллылар да.
-
"Чыршы бизәү" 11.12.2015
Бүген без бакчабызда чыршы бизәдек.Тәрбияче балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.Элекр тогы турындагы кузаллауларын ныгытты.Матурлыкны күрә һәм аңа соклана белү хисләре,чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куйды.
-
Вак моторика үсешен камилләштерәбез! 09.12.2015
Балалар белән эшчәнлек вакытында уеннарны сайлый белү зур әһәмияткә ия.Балаларның фикерләү һәм сөйләм үсешен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өчен,уеннар сайлауда билгеле бер эзлеклелекне сакларга кирәк. Балаларның вак кул моторикасын камилләштерү буенча мозаика төзү нәниләребезенең игътибарын, хәтерен, иҗади фикерләү сәләтен үстерә, танып белү активлыкларын формалаштыра, төсләрне аеру күнекмәләрен ныгыта.
-
Табигатьне саклыйк! 07.12.2015
Балаларыбыз көн саен табигать куренешләре турындагы белемнәрен баеталар: ел фасылларының үзенчәлекләрен өйрәнәләр, һава торышын көндәлек күзәтәләр һәм билгеләп баралар. Табигать почмагында ел фасылын чагылдырган рәсемнәр алышынып тора. Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләп, җирне матурларга, "дәваларга" өйрәтәбез.
-
"Яхшы эшләр" 04.12.2015
Максат: Балаларда яхшы эшләр белән кешеләрне сөендерәсе килү теләге уяту.Кешегә әйтмичә,үзең белеп, яхшылык эшләргә өйрәтү.
Балалар " Чебурашка" мультфильмын карадылар Чебурашка белән Крокодил Генаның ничек итеп яхшы эшләр эшләүләре турында әңгәмә үткәрелде.Мультфильм караганнан соң,уенчык почмагын тәртипкә китерделәр.
-
"Котлы булсын әниләр бәйрәме!" 03.12.2015
Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.Әни! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бәйрәмебез сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.Без сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык.... Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк- ул сезнең балаларыгыз!
-
"Без музейда" 30.11.2015
Татар халкының мәдәнияте белән даими таныштырып тору өчен безнең үзебезнең авылыбыз китапханәсендә "Туган як" музее бар.Музей кечкенә булсада эчтәлеге бай."Урта Сәрдә" авылы тарихын чагылдырган экспанатлар җитәрлек.Без -бала күңеле белән эш итүче тәрбиячеләр бу мәсәләгә аеруча игътибар күрсәтергә тиешле.Чөнки нәкъ менә сабый чакта, дөньяга караш формалашканда бала үз милләтенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт орлыклары чәчеп калдыру кирәк.
-
Математика иленә сәяхәт! 26.11.2015
Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү,мөстәкыйльлек,эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү
-
Рәсем дәресендә"Безнең йорт" 23.11.2015
Шөгыльнең максаты : балаларның үз өйләренә соклану, җылы караш, горурлану, аны саклау сыйфатлары тәрбияләү; үз өе аркылы "Иң яхшысы" дигән исемгә лаек өй образы тудырырга, аның формасын, төзелешен, өлешләрен бирергә өрәтү; үз рәсемнәренә бәя бирү, өстәп ясау теләге формалаштыру.