Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Кызыл әтәч безгә килмәсен!" 28.03.2016
Максат: балаларга янгын чыгу очракларынын сәбәпләрен анлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыту; янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү, үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү.
Янгын чыгу – куркыныч хәл,
Шуңа без сак булыйк.
Бакчадагы апаларның сүзләрен һәрчак тыңлыйк.
Шырпы белән уйнамыйк без.
Утка якын бармыйк без.
Әтиләрне-әниләрне хәсрәткә салмыйк без.
Өлкәннәр борчылмасыннар,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Кызыл әтәч беркайчан да безнең янга килмәсен.
-
"Сөйләм үстерүгә уеннарның әһәмияте " 25.03.2016 Төсне танып әйтә белүче уеннарда бала күрү, ишетү, тоемлау алымнарын үзләштерә, алар, үз чиратында предметларны билгеләре буенча аерырга, чагыштырырга һәм туры килүче сүз белән атарга булышлык итә. Шулай итеп предметларның тышкы билгеләре турында гомуми күзаллаулары барлыкка килә. Бу уеннар тирә-юньне аңлап кабул итү өчен нигез булып тора. Уеннар ике төрле өйрәтүне максат итеп куя: максатчан рәвештә төсләрне аерырга өйрәтү, төсләрне дөрес әйтергә өйрәтү.
-
"Хәрәкәткә-бәрәкәт,хәрәкәткә мең рәхмәт! " 24.03.2016
Максат:балаларның организмнарын йокыдан уянырга ярдәм итү,сәләмәтлекләрен ныгыту,буыннарның тонусын арттыру;көндезге йокыдан соң яхшы кәеф,күңел күтәренкелеге булдыру;үзләренә ышаныч,тырышлык,кызыксынучанлык тәрбияләү.
-
"Татулык" 22.03.2016
Максат: Балаларны иптәшләренә игътибарлы,ярдәмчел булырга, уенчыклары белән бүлешергә, бер-берләренә юл куярга өйрәтүне дәвам итү.
Эшчәнлек балаларга таныш "Менә сиңа уң кулым" җырлы уены белән тәмамланды.
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Менә сиңа, якын дустым,
Менә сиңа куш кулым.
-
"Дуслык белән көчле без" 21.03.2016
Максат: Үзенең милләтенә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларның төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар, мордвалар), аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә ирешү. Төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аера белергә өйрәтү. Тату яшәү рәвешен аңлату ,әхлаки-патриотик шәхес тәрбияләү.
Безнең бакчага һәрдаим китапханәче Әнисә апалары килә.Балаларны төрле милләт халыклары белән дус тату яшәргә кирәклегенә басым ясады.Балалар Әнисә апалары алып килгән китапларны зур кызыксыну белән карадылар,төрле сорауларга җавап бирделәр.
-
"Яз хәбәрчеләре" 18.03.2016
Максат:Язның беренче айларында күзәтелә торган сезонлы үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен тәгаенлау, үсемлек, кошлар тарафын күзәтү теләген уяту;– Сорауларга җавап биргәндә балаларның төрле катлаулы җөмләләр төзи белүен күзәтү;– Җылы яктан кайтучы (кара карга, сыерчык, карлыгач, торна) кошларны искә төшерергә булышу.
Балалар урамга чыккач кара каргаларның килүен күзәттеләр.Тәрбияче апаларының кара каргалар турында сөйләүен зур кызыксыну белән тыңладылар.Кара каргалар килеп җитү белән үзләренә зур агачларда оя кора башлыйлар. Колония булып яшиләр. Оя кору өчен агачларны да сайлый беләләр. Агач картая башлаган булса, аңа якын да килмиләр. Оя ясау өчен үсемлек-сабаклар, ботак-чыбыклар кулланалар, тимер, алюминий чыбыклар белән дә беркетеп куялар. Соңгы елларда кипкән печәннәрне тюкларга бәйләгәндә кулланыла торган җепләрне дә файдаланалар. Алар да заманга яраклашалар икән.
-
"Өстәл уеннары" 16.03.2016
Танып белү үсешендә өстәл уеннары зур роль уйный. Безнең”Миләшкәй ” балалар бакчасында да балалар бигрәк тә "Лото" ,"Домино" белән яратып уйныйлар. Бу уеннар балаларда игътибарлык , мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияли ,уйлау - фикерләү сәләтләрен үстерә. Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә.
-
"Төсле карандашлар" 15.03.2016
Балаларның үз теләге буенча рәсем буяу, кызыксынучанлыкны үстерү. Сюжетлы композиция буярга өйрәнүне дәвам итү , пөхтәлекне булдыру. Балаларны эмоцияләр белән таныштыру, шатлыкны буярга өйрәнү.
Торалар бергә бер йортта. Төрлесе төрле төстә...
Ак кәгазьдә бер кул йөртә Төрлесен төрле эшкә. (Төсле карандашлар)
-
"Озатабыз кышны !" 14.03.2016
Яңа яуган кар шыгырдый,өстенә баскан саен,
Курыкмыйча озатабыз,салкын кыш аен.
Урамга чыктык шаулашып,бакчадан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,юеш кар тубы атып.
-
"Шашка уйнау серләренә төшенәбез" 11.03.2016 Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары; 3) сүзле уеннар.