Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"15 май - халыкара гаилә көне белән !"
15.05.2016
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телим. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!
- Наша конкурсная работа "Спецмашина" 13.05.2016
- "Сөйләшү әдәбе." 12.05.2016 Максат:Өлкән кешеләргә исеме, әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итәргә өйрәтү, үзеңнең дә, иптәшләреңнең дә исем-фамилияләрен бозарга,кыскартырга,кешегә кушамат тагарга ярамаганлыгын аңлатуны ныгыту.
-
"Әкияттә кунакта"
10.05.2016
1.Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү.
2.Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы,салынуын аңлату,белем алуга кызыксыну уяту.
3.Әкиятләр аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
-
"Җиңү көне белән!"
09.05.2016
Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл — моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы 284 кешенең 68 генә әйләнеп кайтты.
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
-
"Табигатьне күзәтәбез"
06.05.2016
Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән үк башлана. Балалар бакчасында моңа нигез салына. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчада экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Бакчабыз миләш агачлары белән әйләндереп алынган. Агачлар, куаклар һәм яшел чирәм белән хәзурланып, кошларны күзәтеп үсә безнең балалар.
Агачларны сындырмагыз,Кош оясын ватмагыз,
Эссе чакта, коры чакта -урманда ут якмагыз!
Табигать ул безнең әни, Табигатьне саклагыз!
- "Одежда и обувь" Средняя группа 05.05.2016 Цели:- Закрепить знания детей об одежде и обуви, которую люди носят в разные времена года;упражнять в различении предметов одежды;-развивать умение детей образовывать уменьшительно-ласкательную форму существительных;-закрепить знания в умении детей образовывать из существительных прилагательные;-развивать внимание, восприятие, память;- развивать мелкую моторику рук, наглядно-действенное мышление;-формировать навыки сотрудничества в игре и на занятии, создать эмоциональный фон.
-
"Ничек ял иттек"
04.05.2016
Максат: Ял вакытларын ничек үткәрү турында сөйләшү; - өйдә нинди эшләр башкаруларын сорау; -ял иткәндә уйнау өчен уеннар өйрәнү.Эшләп арыганнан соң ,ял да итә белергә кирәк.Ә сез ничек ял итәсез?
- "1 Май бәйрәме белән!" 29.04.2016 Хөрмәтле милләттәшләрем! Барыгызны да 1 Май бәйрәме белән котлыйм! Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме-Русиядә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Ә дөньяның 142 илендә 1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне.Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала.Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыбыз һәм якыннарыбыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен.
-
"Балаларга фольклор ярдәмендә әхлак тәрбиясе бирү."
27.04.2016
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазыфасы үз балаларының кече яштән принцыпларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт икәнлеген без һәрвакыт аңлату эшләре алып барабыз.