Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Рәсем ясарга яратабыз" 27.05.2016 Максат:балаларда карандаш белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү; - иҗади күзаллау активлыгын, кул моторикасын үстерү; - табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү; - әйләнә-тирәбездәге һәр нәрсәдән яхшылык элементлары таба белергә өйрәтү (бер карасаң бүре усал, явыз бит, әмма бала аның рәсемен ясап, бүредә яхшы сыйфатлар да табарга өйрәнә); - балаларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, бар нәрсәгә “яхшылык күзлегеннән” чыгып карау, җир-анабыз, табигатебез байлыкларына ихтирамлы караш тәрбияләү.
-
"Без янгын сүндерүчеләр" 26.05.2016
Максат: янгын вакытында экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру,легодан машиналар ясау.
Тәрбия бурычы: Янгын сүндерүче хезмәтен башкаручы кешегә хөрмәт тәрбияләү. янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сеңдерү, үз эшләрең өчен җаваплылык хисе тудыру.
-
Чыгарылыш кичәсенә әзерлек 25.05.2016
Зур кешене хөрмәт итү кирәк
Аңладык, без күптән бу хакта
Дуслык! Татулык! Һәм туганлык
Бергә йөри икән һәркайда.
-
"Хезмәт кешене бизи" 24.05.2016 Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. "Җәйге көн ел туйдыра" диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, өстәлебездә тора.
-
Чыгарылыш бәйрәменә әзерлек 23.05.2016
Миләшкәй балалар бакчасында чыгарылыш кичәсенә әзерлек бара. Балалар әти-әниләренә, тәрбияче апаларына матур җырлар өйрәнәләр.
Сагындырыр, сагындырыр
Бакчабызның һәр көне,
Туган йорттай якын булган
Һәр бүлмәсе, һәр төше.
-
"Хәрәкәтле уеннар файдалы" 20.05.2016 . Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә.
-
"Кызыл китап" 19.05.2016
Максат: -Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү;киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру; кызыл китап,анда кертелгән үсемлек,бөҗәкләр белән таныштыру; табигать турында яңа белемнәр бирү; табигать байлыкларына:су, үсемлек,җәнлек,бөҗәкләргә сакчыл караш тәрбияләү.
-
"Физик тәрбия" 18.05.2016 Кеше өчен иң кадерле әйбер ул – сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгыртмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары – балаларны чыныктыру, сәламәтлекләрен ныгыту.Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.
-
"Тузганак чәчәк атты" 17.05.2016
Максат:Яз билгеләрен ныгыту, тузганак чәчәген үсемлек буларак кабул итү, чәчәк төзелешен истә калдыру, матурлыкка соклану хисләрен үстерү; такыя ясау күнекмәләрен камилләштерү. Саф һавада, әнгәмә үткәрү, тузганак чәчәге турында шигырьләр,уеннар өйрәнү.
Кояштай сары тузганак, Әйтерсең безне көтә.
Үсеп җиткәч, мамык булып,Ул җилгә очып китә. -
Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес, очып китә. Әйдәгез әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.
Сары матур чәчәкләр-
Тын гына ачылалар.
Җил искәндә серләшәләр,
Пышылдап чайкалалар.
-
“Ярат туган телеңне! – Люби и знай родной язык!” 16.05.2016
Максат: 1.Татар теленең байлыгын, матурлыгын күрә белү һәм соклану хисләре уяту. 2.Балаларда татар телендә сөйләшү һәм аралашу теләген үстерү. 3.Туган җиргә, туган телгә, аның халкына ихтирам, үзара дуслык, татулык сыйфатлары тәрбия.