Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А |
Телефон: | +7(919)-685-49-66 |
E-Mail: | dsserda.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
- "Үстерешле уеннар" 11.04.2016 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен – дөньяны танып белү һәм физик чыныгу чарасы. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Уйнаган вакытта балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, оештыру сәләтләре, мөстәкыйльлекләре арта. Уен ярдәмендә бала көчле, тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.
-
"Әтиемнең оста куллары"
08.04.2016
Безнең әтиләребез һәм әниләребезнең куллары алтын.Әнә Камал әтисе эшләгән эшләрне бик теләп үзе дә булышуын сөйли. Гаиләләр белән бергәләп эшләгәч, менә шундый матур һәм кирәкле әйберләр ясала. Алар бик озак еллар безнең балалар бакчасын һәм тирә-юнебезне бизәп торырлар әле. Балалар да күргәзмәне карарга яраталар. Үзләренең гаилә эшләре белән горурланалар
Минем әти алтын куллы,
Эшләмәгән эше юк.
Ә эшләгән эшләренә
Сокланмаган кеше юк.
-
"Безнең канатлы дусларыбыз"
07.04.2016
Апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Аларның матур каурыйлары,нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә-юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр.
Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар-
Карлыгачлар , актүшләр, сандугачлар, тургайлар.
Кыштан туеп беттек без. сезне сагнып көттек без.
-
"Күгәрченнәр түбәдә"
06.04.2016
Максат: кошларны ярату хисләре,аларга карата сак караш тәрбияләү;- активлык ,иҗадилык,матур эшләрне аера белү,алар турында сөйләүләрен кузаллауларын үстерү,-төрле формадагы предмет өлешләрен кисеп, алардан сүрәт төзи белүләрен,икегә бөкләнгән кәгазъдән симметрик өлешләр кисүне ныгыту;-кош образын бирергә аерым өлешләрен һәм сүрәт детальләрен бизәргә өйрәтү.
- "Дөрес туклану сәламәтлек нигезе." 05.04.2016 Максат: Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү,дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу; үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү
-
"Сыерчыкларга оя ясау"
04.04.2016
Максат: Балаларда кошларга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү;-эстетик кабул итүләрен,образлы кузаллауларын;-үзлекләреннән сюжет уйлый белүләрен үстерү.
Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар: Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәг. – 150 км. Карлыгач – 90 км. Сыерчык – 80 км. Карга – 50 км. Чыпчык – 30 км. Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар.Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр, Бу кошлар күчмә кошлар дип атала.
-
2016 год в Татарстане проведут под знаком водоохранных зон
01.04.2016
Президент Татарстана Рустам Минниханов подписал Указ, по которому 2016-й объявляется Годом водоохранных зон в республике.
-
10 вещей, которые нужно сделать с ребенком весной
31.03.2016
Детские воспоминания часто связаны с приятными весенними моментами: тот день, когда первый раз идешь из садика без куртки, пускаешь во дворе кораблики с друзьями и знаешь, что скоро будут весенние каникулы, а чуть позже – прекрасное и долгое лето.
- "Җәнлекләр өчен өйләр" 30.03.2016 Максат: Балаларның конструктив осталыкларын үстерү; төзү материалларының исемнәрен ныгыту; биремнәрне төгәл үтәүләренә ирешү; кулларының вак моторикасын ныгыту; әкият геройларына ярдәм итү теләге тудыру; күңел күтәренкелеге булдыру.
- "Экологик тәрбия бирү" 29.03.2016 Март-апрель айларында үсемлек үсеше буенча аерым тәҗрибәләр үткәрәбез.Без балалар белән утырткан үсемлекләрнең үсешен даими күзәтеп, аны аерым тәрбиягә алып, индивидуаль эш алып барабыз.Балаларга экологик белем hәм тәрбияне без халык уеннары аша да алып барырга тырышабыз. «Болар нинди агач?», «Бу кайсы агач яфрагы?», «Уйлап кара әле» h. б. ш. дидактик, хәрәкәтле, татар халык уеннарын даими кулланабыз. Билгеле, бөтен баланың да уйлау, фикерләү hәм белемне кабул итү дәрәҗәсе бер үк төрле түгел, шуңа күрә без hәр баланың шәхси үзенчәлеген күз уңында тотып эшләргә тырышабыз. Баланың кече яшьтән үк табигатьне аңлап, аны яратып үсүе бик мөhим. Киләчәктә үзебез тәрбияләгән балаларның табигать сакчылары булуына ышанасы килә.