МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бакчада кызу эш кайный 17.05.2019

Мәктәп бакчасында кызу эш кайный: казыйбыз, тырмалыйбыз, чәчәбез, утыртабыз. Бар кеше дә тырыша.
-
"Үлемсез полк" акциясе 10.05.2019

Әнә алар, бабалары, туганнары фотосурәтләрен тотып урам буйлап горур атлаучылар... 9 Май – Җиңү көнендә “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылган Иске Ашыт мәктәбе укучылары беравыздан: “Сугышта катнашучыларга дан һәм хөрмәт. Без сезнең батырлыкны онытмыйбыз. Тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен рәхмәт сезгә,“ - дип кабатлыйлар.
-
Бөек Җиңүгә 74 ел! 10.05.2019

Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.Бөек җиңүгә 74 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Каберең кайдадыр, билгесез,
Туфрагың күмгәндер үләннәр.
Китмиләр күңелдән беркайчан
Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.
Кайтмаганнар
Уйда сакланалар,
Җырда ятланалар
Кайтмаганнар...
Исемнәре данга төрелгәнгә
Һәйкәл булып басты
Кайтмаганнар!
Баш иябез сезгә, каһарманнар!
Карагыз да уйланыгыз,
Мәңгелек ут каршында.
Илен яраткан батырлар
Яши мәрмәр ташында!
-
Всероссийский исторический квест «Освобождение Крыма» 06.05.2019

Волонтёры Победы провели Всероссийский исторический квест «Освобождение Крыма» В квесте приняли участие две команды. Игра-путешествие состоялась из 6 станций. На каждой станции команды получили вводную информацию, соответствующую этапам освобождения Крыма от немецко-фашистских захватчиков.
-
Всероссийская акция "Георгиевская ленточка" 30.04.2019

В рамках республиканского проекта "Шаги Победы - 2019" волонтеры проводили акцию "Георгиевская ленточка"
-
Котлыйбыз! 30.04.2019

РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге III районара һәмVII мәктәпкүләм "Татарстан - туган йортыбыз" фәнни - гамәли конкференциясендә 1 урын алган Бариев Фаилне ( җитәкчесе Шангараева Л.Р.) һәм 3 урын алган Гимадиева Рәзинәне ( җитәкчесе Галиева Г.Р.) чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 29.04.2019

Районкүләм волейбол ярышында 3 урын алган мәктәбебез командасын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин, егетләр!
-
Тирә - юнебез чиста булсын! 27.04.2019

Язгы өмәләр дәвам итә. Тирә - юнебез чиста булсын өчен укучылар да, укытучылар да тырыша.
-
Мәңге яши Тукай! 25.04.2019

Салкын кышлар үтеп,
Яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең,бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана!
Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач куакларда бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Г.Тукай туган көнен бәйрәм итәбез.
-
Урок Победы 23.04.2019

В рамках республиканского проекта "Шаги Победы-2019" во всех классах проходит патриотический Урок Победы, посвященный Международному дню и памятников и исторических мест.






