МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2019

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте. Бүген мәктәбебездә Уңыш бәйрәме булды.
-
Мостай Кәримгә 100 яшь! 25.10.2019

Халык шагыйре, прозаик, драматург, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәрим бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә билгеле.Мостай Кәрим башкорт, Россия, дөнья әдәбияты классигына әверелде. Аның турындагы истәлекләр буыннан-буынга тапшырылачак әле.Бүген безнең мәктәбебездә дә "Мостай Кәрим - мәңге тере" дип аталган чара үтте.
-
Тату сыйныф серләре 21.10.2019

6 нчы класс укучылары һәм ата - аналары районда үткәрелгән "Тату сыйныф серләре" конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Татарча диктант 20.10.2019

19 нчы октябрь көнне мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Татарча диктант" акциясендә катнаштылар
-
Котлыйбыз! 15.10.2019

Кукмарада узган 2005-2006 елгы егетләр арасында волейбол буенча ачык турнирда көч сынашкан 7 команда арасында тренер Тәлгать Әхмәтов җитәкчелегендәге Арча районы командасы 1нче урынны яулады.Команда составында безнең мәктәп укучысы Хасанов И. да катнашты. Молодец, Ильмир!
-
Уку - укыту эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 11.10.2019

10 нчы октябрьдә мәктәптә "ФДББС ны тормышка ашыру шартларында укучылар белән эшне оештыру үзенчәлекләре" дигән темага уку - укыту эшләре буенча директор урынбасарлары семинары үтте.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! 07.10.2019

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, хисләребезне бернинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт сезгә , мең рәхмәт!
-
Өлкәәнәрне тиңлибез без иң яраткан гөлләргә! 03.10.2019

Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.
-
Көзге өмәдә 29.09.2019

Мәктәптә бик оешкан төстә көзге өмә үтте. Өмәдә барлык сыйныф укучылары да тырышып эшләделәр.
-
Поздравляем! 25.09.2019

Поздравляем команду юношей, занявшую 2 место в открытом Первенстве Арского муниципального района по волейболу среди школьных команд мальчиков 2007 -2008 г.р. Молодцы!






