МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Безопасное колесо-2018" 14.04.2018

Укучыларыбыз районда узган "Безопасное колесо" конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әдәби-музыкаль кичә. Алмаз Хәмзин белән очрашу. 13.04.2018

Бүген безнең мәктәпкә кадерле кунаклар килде. Артистлар гел килеп тормый бит инде, шуңа күрә кадерле алар безгә. Шаян-көлкеле җырлары,мәзәкләре белән Алмаз абый Хәмзин көлдерсә,балалар язучысы Алмаз Гыймадиев тапкыр табышмаклары hәм берсеннән-берсе мавыктыргыч китаплары белән куандырды.Без очрашудан канәгать калдык. Кичә бик күңелле узды.Бик зур рәхмәт аларга ерак араланы якын итеп безгә кунакка килгәнгә!!!
-
Космонавтика көне 12.04.2018

12 апрель көнне безнең мәктәп укучылары "108 минут Гагарин белән" акциясенә кушылдылар. Акция кысаларында "12 апрель-Космонавтика көне" исеме астында класс сәгатьләре, башлангыч класс укучылары өчен "Йолдызларга юл салабыз" темасына рәсем,кул эшләмәләре конкурслары үтте.
-
Поздравляем! 11.04.2018

Поздравляем команду юношей( тренер Габделахатов М.Р.), занявшую 2 место в зональном этапе соревнований по волейболу II Спартакиады среди обучающихся общеобразовательных организаций Республики Татарстан. Молодцы!
-
Туган тел - иң татлы тел
09.04.2018
Мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Хәсәнов И. (җитәкчесе Әхмәтгалиева Ә.Х.) Шәүкәт Галиевның тууына 90, Фәнис Яруллинның тууына 80 елга багышланган "Туган тел - иң татлы тел" шигырь укучылар районкүләм бәйгедә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин, Илмир!
-
7 апрель-сәламәтлек көне. 07.04.2018

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан классларда "Сәламәтлек" темасын яктыртучы класс сәгатьләре булып узды. Класс җитәкчеләре укучыларга дөрес туклану серләре, сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыручы күнегүләр, сәламәтлекне ныгытучы алымнар хакында мәгълүмат бирделәр,укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты.
-
"Без бергә"республика конкурсының җиңүчеләре. 03.04.2018

3 апрель көнне Арча шәhәренең сәнгать мәктәбендә балалар тавышы белән гөҗ килеп торды.Әйе бүген бирегә районыбызның талантлы балаларының иң-иңнәре җыелган иде. Алар арасында безнең мәктәбебезнең дә талантлы укучыларыбыз бар иде. Ахметшин Р -халык җырлары номинациясендә,Хасанов И.-нәфис сүз буенча, Сәлихҗанов Ә-иҗади гаилә номинациясендә лауреат булдылар. Дипломнар белән бүләкләнделәр. Афәрин,егетләр!!!
-
Укучыларыбыз сәхнәдә! 27.03.2018

24 нче март көнне укучыларыбыз Иске Ашыт авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Абдулла Әхмәтнең "Үги кыз" әсәре белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар әсәрне бик җылы кабул итте.
-
Ата - аналар җыелышы 25.03.2018

23 нче март көнне мәктәптә ата - аналар җелышы үтте. Мәктәп директоры Альбина Виниаминовна 2017 - 2018 нче уку елының 3 нче чирегенә йомгак ясады, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Нурия Илһамовна ОГЭ бирүдәге яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды.Соңыннан әти - әнилзр һәм укучылар белән берлектә "Орнитофауна студиясендә" дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Чирек йомгаклары буенча сөйләшү классларда дәвам итте.
-
Укучыларыбыз "Без бергә"конкурсында катнаштылар. 21.03.2018

21 нче март көнне Яңа Кырлай мәдәният йортында "Без бергә"-конкурсының зона этабы булып узды. Укучыларыбыз әлеге конкурста бик теләп катнаштылар."Вокал соло"номинациясендә Ахметшин Р. hәм Сэлихҗанов Ә.,"Нәфис сүз" номинациясендә Хасанов И. уңышлы чыгыш ясадылар.Аларга алга табада уңышлар телибез.






