МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Язгы өмәләр башланды. 22.04.2019

Табигатьтә яз хакимлек итә. Мәктәп территориясендә язгы җыештыру эшләре башланды. Чисталык барыбызга да кирәк.
-
Урок цифры 20.04.2019

Сегодня в школе прошла «Урок цифры». «Урок цифры» — это возможность получить знания от ведущих технологических компаний: Фирмы «1С», Яндекса, Лаборатории Касперского, Кодвардса и Mail.Ru Group, а также Академии искусственного интеллекта благотворительного фонда Сбербанка «Вклад в будущее». На уроке учащиеся узнали, что такое проектная деятельность, какими признаками обладают проекты и в чем их специфика в области информационных технологий. Урок раскрыл механизм управления командой и важность роли руководителя проекта. Кроме того, в процессе управления проектом познакомились с двумя подходами к управлению проектами: классическим методом «Водопад» и современным подходом «Аджайл» (Agile).
На онлайн-тренажере попробовали руководить проектом онлайн, используя изученные подходы. В конце учащиеся получили сертификат за участие по теме « Управление проектами» всероссийской образовательной акции « Урок цифры».
-
"Без - Тукай варислары" шигырь укучылар конкурсы 19.04.2019

Мәктәбебезнең 4 класс укучысы Бариев Ф. ( җитәкчесе Шангараева Л.Р.) "Без - Тукай варислары" районкүләм шигырь укучылар бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Афәрин!
-
"Арский бал - 2019" 19.04.2019

Мәктәбебез укучылары Ахметова Г. һәм Хасанов И.( җитәкчеләре Мустафина А.В.) "Арский бал- 2019" конкурс - тамашасында катнаштылар һәм "Иң серле пар" номинациясенә лаек булдылар.
-
Я и моя безопасность 18.04.2019

В рамках месячника день защиты детей проводятся классные часы на тему "Я и моя безопасность"
-
Тылсымлы театр дөньясы 16.04.2019

Мәктәбебезнең 4 нче класс укучылары ( җитәкчеләре Мустафина А.В.) "Тылсымлы театр дөньясы" дигән конкурста катнаштылар.
-
Халык сынамышлары 16.04.2019

15 нче апрель көнне география укытучысы Фатхуллин Р.Н. "Халык сынамышлары" дигән темага ачык чара үткәрде. Ул халык сынамышларының фәнни һәм практик яктан зур кыйммәткә ия булуларын бик күп күренекле галимнәр билгеләп үтүе, сынамышлар халыкның рухи дөньясын аның табигатькә поэтик карашын яхшырак аңларга ярдәм итүләре һәм фольклор җәүһәрләре булулары белән кыйммәтле булуы турында сөйләде..
-
Галәм киңлекләре 12.04.2019

1961 нче елның 12 апрелендә дөньякүләм мөһим вакыйга була: Совет космонавты Юрий Алексеевич Гагарин, беренчеләрдән булып, галәмгә күтәрелә. Әлеге датага багышлап, мәктәпә "Галәм киңлекләре" дип аталган чара узды. Укучылар космонавтика темасына булган белемнәрен ныгыттылар, балалар бакчасына йөрүче нәни дусларына үзләре ясаган ракеталарын бүләк иттеләр.
-
Хуш киләсез, кошкайлар! 10.04.2019

Бүген мәктәбебездә "Хуш киләсез, кошкайлар!" дип аталган кичә үтте.
Апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Алар матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр. Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән.Кошлардан башка табигать җансыз булыр иде. Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар - урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә - 200дән,ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.
Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу җилләр исте
Күтәрелде җирдә ак томан.
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта, сагындырган
Туган-үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
-
12 апрель - Космонавтика көне 09.04.2019

Балачакта тау башыннан
Күккә сузып кулларны,
Күпме тапкыр хыялландым
Тотарга болытларны.
Биек баскыч буйлап өскә
Менеп җиттем дигәндә,
Югарыдан аска очам...
Төш өзелә шул мәлдә.
Яр читендә басып торам
Әзерләнеп очарга –
Ике кулны канат итеп,
Әверелеп кошларга.
Әкият төсле хыяллар
Була тик балачакта.
Чын тормышта могҗизалар
Күбрәк туа кайчакта.
Көн тудымы – бер яңалык
Шаккатмый хәзер күпләр...
Саклыйк галәм иминлеген!
Гел зәңгәр булсын күкләр! Мәктәбебездә Космонавтика көненә багышланган чаралар үтә.






