МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Туган көнегез белән! 10.09.2017

Хөрмәтле Ләйлә Борхановна!
Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз.Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә.
-
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә 06.09.2017

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген безнең укучылар белән очрашуга мәктәп инспекторы Нигматуллин Н.К. килде. Ул "Экстремизмга - юк!"дигән темага эшлекле әңгәмә үткәрде.Үзенең чыгышында экстремизм, террорчылык, ксенофобия кебек күренешләрнең куркыныч ягын тагын бер кат искәртеп үтте һәм әлеге проблема буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Әңгәмә барышында укучылар яшьләр арасында формаль булмаган һәм милләтчелек хәрәкәтләре ни сәбәпле килеп чыга, дигән сорауга җавап табарга тырыштылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Җәй буе кояш нурларын эчкән
Яфраклар әнә юлга сибелә.
Һәм инде җәйге яллары беткән
Балалар үген укырга килә.
Алар алдында көн ысуллары:
заман таләбе, яңача сорау...
Башлан тагын уку еллары,
Тагын башлана, чыңлый кыңгырау.
-
Республиканская акция "Помоги своей школе!
31.08.2017
Республиканская акция "Помоги своей школе"
-
Укучыларыбыз хоккей серләренә өйрәнә
24.07.2017
Мәктәбебезнең 3 укучысы тренерлары Габделахатов М.Р. белән Арчада оештырылган хоккей серләренә өйрәтүче лагерьда шөгыльләнәләр.
-
Мәктәп бакчасында
19.07.2017
Мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар барыбыз да тырышып эшлибез. Көзгә яшелчәләр мул уңыш биреп куандырыр.
-
Акция "Будь здоровым! Танцуй!" 30.06.2017

26 июня члены отряда «БАРС» проводили акцию «Будь здоровым! Танцуй!». Они проводили флешмоб по пропаганде здорового образа жизни. В акции принимали участие 24 человек.
-
Хәерле юл сезгә, укучылар! 27.06.2017

26 нчы июнь көнне мәктәптә чыгарылыш класс укучыларына багышланган тантаналы кичә үтте. Чибәр, сылу кызларыбыз, батыр, акыллы егетләребез! Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде, ә бүген олы юлга фатихасын бирә. Шул юллардан ныклы адымнар белән алга барыгыз. Хәерле юллар сезгә,укучылар!
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
-
21 нче көн. Сау бул, лагерь 21.06.2017

Лагерь сменасы көннәре дә әкренләп үтеп китте. Бик күңелле hәм шатлыклы булды бу көннәр. hәр көн дуслар,белән очрашу, төрледән-төрле конкурсларда катнашу, кызык уеннар уйнау, спорт чараларында катнашу, китапханәгә экскурсияләр- болар барысы да күңелдә бик матур балачак хатирәсе булып калачак. Лагерь ябылу уңаеннан бүген Сабантуй бәөрәме оештырылды. Ахырдан тантаналы линейка үткәрелде,лагерь сменасы ябылды.
-
Хәтер көне. 20.06.2017

22-нче июнь-Бөек Ватан сугышы башланган көн. Озакламый сугышта hәлак булганнарны искә алып, Хәтер көне үтәчәк. Шул уңайдан лагерьга йөрүче балалар белән hәйкәл янына бардык.










