Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
31.08.2015 Сабантуй бәйрәмендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган “Тукай – безнең йөрәкләрдә!” конкурсында 6 нчы сыйныф укучысы Сабиров Зөлфәт “Су анасы” шигырен сөйләде.

-
30.08.2015 Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Г.Тукай - әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы. Ул үзе исән чагында ук чын мәгънәсендә халык шагыйренә әверелә. Укучылар Тукай әсәрләрен яратып укыйлар. Башлангыч сыйныф укучылары аның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә күләмле аппликация ясадылар.

-
29.08.2015 Бүген Арчада мәктәп ярминкәсе булып узды. Ярминкәгә без дә бик бай ассортимент белән килгән идек: яшелчәләр,кайнатмалар, салатлар, мунча миллекләре, дару үләннәре һ.б. Барысы да сатылып бетте. Кыскасы, сатучылар да, сатып алучылар да ярминкәдән канәгать калды.

-
Объявление! 28.08.2015 29 августа в 7.00 возле магазина ЭССЕН состоится школьная ярмарка! Подходи, честной народ! В гости ярмарка зовет! На все вкусы и лады - Вам торговые ряды! Здесь с полей и огородов - Всё, чем славится природа!

-
26.08.2015 Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә кысаларында мәктәпләрнең эшчәнлеген яктыртуга багышланган күргәзмәдә мәктәбебез “Экология һәм урманчылык” темасына багышланган стенд белән катнашты. Укучыларыбыз ел әйләнәсендә урманчылык эшендә актив катнашалар: питомникта эшлиләр, язын – көзен агач утырталар, кош оялары, җимлекләр ясыйлар ... Бу эшләрнең барысы да экологик тәрбия алымнары булып торалар. .

-
19.08.2015 Мәктәбебез бакчасында көзге уңыш җыю дәвам итә. Кара миләш быел аеруча бик уңды. Бакча кырые буйлап тезелеп киткән куаклар ботаклары авырлыгыннан сыгылып – сыгылып торалар.

-
19.08.2015 14 нче августтан алып 12 нче сентябрьгә кадәр мәктәпләрдә “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” игълан ителде. Балалар куркынычсызлыгы – иң мөһим мәсьәлә. Укучылар каникуллардан соң мәктәпкә җыена, аларның әлегә игътибарлары тупланып бетмәгән. Шуңа күрә айлыкның максаты – балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү: юлда, янгын вакытында яисә башка куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәген һәр бала белергә тиеш. Саклык турында онытырга һич тә ярамый.

-
15.08.2015 Бүген мәктәптә өмә булды. Җир казу, йомшарту, чүп утау, агач һәм куакларны корыган ботаклардан арындыру, агарту, кыяр, помидор, алма җыю эшләренең барысы да эшләнде. Мәктәпнең тирә-ягы да тагы бер кат тәртипкә китерелде.

-
12.08.2015 Мәктәбебездә бакчадагы яшелчәләрне кышка әзерләү процессы бара. Кыяр тозлар өчен хәзер менә дигән вакыт. Кыярлар матур, тәмле булып пешсен өчен укучыларыбыз нык тырышты. Мул уңышны кышка әзеләүдә исә мәктәбебезнең повары Фирая апай көч куя.

-
Белдерү! 06.08.2015 2015 нче елның 8 нче августында Арча шәһәре стадионында балалар Сабантуе булачак. Программада милли көрәш, пляж волейболы, петанк, стритбол, җиңел атлетика, теннис буенча ярышлар, халык уеннары (капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату һ.б.), мәдәни күңел ачу чаралары каралган. Бәйрәм сәгать 10 да башлана. Рәхим итегез!













