Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
10.11.2015 Бүген мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә класс җитәкчеләренең отчеты тыңланды. Алар укучыларның өлгереше, тәртибе, уңышлары һәм проблемалары турында сөйләделәр. Яңа стандартлар буенча укыту, алда торган бурычлар турында да сүз алып барылды.

-
09.11.2015 Бүген Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурста 3-8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Рәсем конкурсының максаты – укучыларның Г.Тукай иҗатына булган ихтирамнарын арттыру, кызыксынуларын үстерү. Ноябрь аенда исә укучылар Тукай иҗатына багышланган кул эшләре конкурсында катнашачак.

-
04.11.2015 4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Татарстан өчен исә аның әһәмияте икеләтә зур, чөнки биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре дуслык һәм татулыкта гомер кичерә. Әлеге бәйрәм аларны тагын да берләштерергә, үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Халык бердәмлеге ул – җиңелмәс көч. Кадерле татарстанлылар, сезгә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телибез! Бәйрәм белән!

-
03.11.2015 Бүген мәктәбебезнең 5-6 нчы сыйныф укучылары Арчада үткәрелгән “Көзге бал” да катнаштылар. Укучылар төрле конкурсларда, уеннарда көч сынаштылар, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Аларга бәйрәм бик ошады.

-
02.11.2015 Каникул вакыты булуга карамастан, 9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр, белемнәрен тирәнәйтәләр. Бүген алар татар теле, математикадан өстәмә дәресләр алдылар.

-
30.10.2015 Сегодня в школе провели пробный ОГЭ по русскому языку.

-
30.10.2015 Әле кайчан гына Белем бәйрәмен үткәргән идек, тагын бер көннән инде көзге каникуллар башланачак. Бүген булып узган тәрбия сәгатьләрендә укучылар көзге каникул чорында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән ныклап таныштылар. Укучыларыбызның күңелле, файдалы ял итүләрен телибез!

-
29.10.2015 Сегодня учитель информатики Габдуллина Н.Н. провела Единый школьный урок “Безопасность в Интернете”. Она рассказала о том, какие опасности могут поджидать в Интернете, о мошеннических письмах; о том, как злоумышленники получают доступ к аккаунтам в социальных сетях и на других сервисах. Учащиеся также получили информацию о том, как безопасно проводить платежи в Интернете, просмотрели презентацию и видеоролик. В конце урока учащиеся составили памятку: “Как уберечь компьютер от заражения вирусом?”.

-
27.10.2015 Сегодня учащиеся 4, 6, 8 классов участвовали в диагностическом тестировании по татарскому языку. Цель тестирования – оценка учебных достижений обучающихся.

-
23.10.2015 Бүген 5,6,7,8,9 нчы сыйныф укучылары өчен "Уңыш бәйрәме" булды. Җәйге эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә бурычлар куелды. Концерт номерлары, уеннар, конкурслар белән узды бәйрәм.













