Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
15.10.2015 Бүген мәктәптә укучыларыбызда халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, тарихы белән кызыксындыру максатыннан хәтер көне билгеләп үтелде. 1552 нче елның 15 нче октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бүген борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының илбасарлар тарафыннан яулап алынуына 446 ел тулган көн. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн. Бүген хәтер көнен ерак Австралия, Төркия, Кипр, Финляндия, АКШ та яшәүче милләттәшләребез дә билгеләп үтә. Бу көн “Матәм көне – Хәтер көне” генә түгел, ә күңелләребезне сафландыру, пакьландыру, чистарту көне дә.

-
14.10.2015 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 26 апрельдә 130 ел тулачак. Шул уңайдан мәктәптә шагыйрь әсәрләре буенча “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Конкурста 4-8 нче сыйныф укучылары катнаша. Конкурсның максаты: балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштыру, белгәннәрен ныгыту, матур әдәбият, рәсем сәнгате әсәрләре белән кызыксындыру.

-
13.10.2015 Департамент государственной политики в сфере защиты прав детей совместно с обществом ограниченной ответственностью «Оценка качества образования» (далее - ООО «ОКО») в целях оценки степени внедрения и достаточности существующего нормативно-методического обеспечения мероприятий по распространению на территории Российской Федерации современных моделей успешной социализации детей в рамках Федеральной целевой программы развития образования на 2011-2015 годы проводит опрос, направленный на выявление применяемых и перспективных моделей успешной социализации детей в субъектах Российской Федерации. Анкеты для проведения опроса размещены на сайте 000 «ОКО» по адресу http://www.edu-oko.ru. Могут принять участие педагоги общеобразовательных организаций, родители обучающихся.

-
09.10.2015 Бүген башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары “Көз” бәйрәме үткәрделәр. Әлеге бәйрәмне матур биюләр, шигырь сөйләү конкурслары, төрле уеннар бизәде. Бәйрәм күңелле утте.

-
07.10.2015 Бакчада көзге эшләр дәвам итә. Бүген укучылар бакчадан кәбестә уңышын җыеп алдылар. Аны карап үстерү җиңелләрдән түгел: җәй буе карарга, корткычлардан сакларга кирәк. Ләкин уңышын җыеп алу бик күңелле, оешкан төстә барды.Бакчачыбыз Роза Ильдусовна әйтүенчә, уңыш начар түгел, ел буена үзебезгә җитәчәк.

-
05.10.2015 Сегодня в школе провели уроки безопасности. Цели уроков – пропаганда культуры безопасности жизнедеятельности среди подрастающего поколения. Учительница начальных классов Габдуллина Н.Н. рассказала детям о том, как не допустить возникновения опасных ситуаций и к каким последствиям может привести шалость с огнем.

-
02.10.2015 Бүген район мәдәният йортында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен бик матур бәйрәм булды. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хурмиева Гөлчирә Шәмгуновна яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
01.10.2015 Ел саен 1 нче октябрьдә әби-бабайларыбызны кунакка чакырып хөрмәт күрсәтү мәктәбебезнең матур традициясе булып тора. Бүген дә мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә авылның барлык өлкән кешеләре чакырылган иде, аларның күбесе килгән. Укучылар бу юлы аларга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Василовна җитәкчелегендә Рабит Батулланың “Кичер, мине, әнкәй!” спектаклен уйнап күрсәттеләр. Күңелгә үтеп керерлек, әби-бабайларның күзләре яшьләнерлек итеп, бик оста башкардылар алар рольләрен. Музыкаль тәнәфестә җырлар да башкарылды, шигырьләр дә сөйләнде. Спектакльдән соң кунаклар бәйрәм табынына рәхим иттеләр. “Бик матур бәйрәм бүләк иттегез!” – дип, укучылар һәм укытучылар, тимер юл, Курса урманчылыгы коллективларына рәхмәтләрен белдереп таралыштылар өлкәннәр. Залны бизәп утырган ак яулыклы әбиләр, тәҗрибәле, олы йөрәкле бабайлар белән очрашуларны без һәрвакыт зарыгып көтеп алабыз, аларга исәнлек-саулык, кадер-хөрмәт күреп яшәүләрен телибез!

-
29.09.2015 Бүген мәктәптә ачач утырту көне булып узды. Укучылар мәктәп тирәсенә миләш, чыршы, нарат агачлары утырттылар. Агач-куакларның тернәкләнеп, үсеп китәсен көтәсе генә кала.

-
25.09.2015 Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бүген “Урманны сакла!” девизы астында класс сәгатьләре үтте. Урманнарны бер дә юкка җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Әгәр урман байлыкларыннан киң файдаланабыз икән, аларны тулыландыру һәм саклау турында хәстәрлек күрергә тиешбез. Тәрбия дәресләре дә укучыларда урманга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.













