Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
02.09.2015 Бүген балалалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында һәр класста юл йөрү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган класс сәгатьләре үтте. Класс җитәкчеләре укучыларны юл билгеләре, юл йөрү, тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, янгыннан саклану турында әңгәмәләр үткәрделәр.

-
01.09.2015 Бүген мәктәптә белем бәйрәме булып узды. Бәйрәм мәктәп директоры Лилия Миннехатиповнаның котлавы белән башланып китте. Уку елын «Мин сәләтле!» дип исемләнгән тәрбия сәгатеннән башлап җибәрдек.

-
31.08.2015 Бүген Арчада укытучылар Сабан туе булып узды. Ел дәвамында ирешелгән уңышларга йомгак ясау, милли уеннарда катнашып, күңел ачу бәйрәме бик матур оештырылган иде. Бергә туплану, очрашып-сөйләшү, коллегалар белән аралашу өчен дә әлеге Сабантуйның әһәмияте зур булды. Укытучылар җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар, ГТО нормаларын да тапшырдылар. Оештыручыларга зур рәхмәт!

-
31.08.2015 Сабантуй бәйрәмендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган “Тукай – безнең йөрәкләрдә!” конкурсында 6 нчы сыйныф укучысы Сабиров Зөлфәт “Су анасы” шигырен сөйләде.

-
30.08.2015 Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Г.Тукай - әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы. Ул үзе исән чагында ук чын мәгънәсендә халык шагыйренә әверелә. Укучылар Тукай әсәрләрен яратып укыйлар. Башлангыч сыйныф укучылары аның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә күләмле аппликация ясадылар.

-
29.08.2015 Бүген Арчада мәктәп ярминкәсе булып узды. Ярминкәгә без дә бик бай ассортимент белән килгән идек: яшелчәләр,кайнатмалар, салатлар, мунча миллекләре, дару үләннәре һ.б. Барысы да сатылып бетте. Кыскасы, сатучылар да, сатып алучылар да ярминкәдән канәгать калды.

-
Объявление! 28.08.2015 29 августа в 7.00 возле магазина ЭССЕН состоится школьная ярмарка! Подходи, честной народ! В гости ярмарка зовет! На все вкусы и лады - Вам торговые ряды! Здесь с полей и огородов - Всё, чем славится природа!

-
26.08.2015 Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә кысаларында мәктәпләрнең эшчәнлеген яктыртуга багышланган күргәзмәдә мәктәбебез “Экология һәм урманчылык” темасына багышланган стенд белән катнашты. Укучыларыбыз ел әйләнәсендә урманчылык эшендә актив катнашалар: питомникта эшлиләр, язын – көзен агач утырталар, кош оялары, җимлекләр ясыйлар ... Бу эшләрнең барысы да экологик тәрбия алымнары булып торалар. .

-
19.08.2015 Мәктәбебез бакчасында көзге уңыш җыю дәвам итә. Кара миләш быел аеруча бик уңды. Бакча кырые буйлап тезелеп киткән куаклар ботаклары авырлыгыннан сыгылып – сыгылып торалар.

-
19.08.2015 14 нче августтан алып 12 нче сентябрьгә кадәр мәктәпләрдә “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” игълан ителде. Балалар куркынычсызлыгы – иң мөһим мәсьәлә. Укучылар каникуллардан соң мәктәпкә җыена, аларның әлегә игътибарлары тупланып бетмәгән. Шуңа күрә айлыкның максаты – балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү: юлда, янгын вакытында яисә башка куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәген һәр бала белергә тиеш. Саклык турында онытырга һич тә ярамый.













