Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
09.10.2015 Бүген башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары “Көз” бәйрәме үткәрделәр. Әлеге бәйрәмне матур биюләр, шигырь сөйләү конкурслары, төрле уеннар бизәде. Бәйрәм күңелле утте.

-
07.10.2015 Бакчада көзге эшләр дәвам итә. Бүген укучылар бакчадан кәбестә уңышын җыеп алдылар. Аны карап үстерү җиңелләрдән түгел: җәй буе карарга, корткычлардан сакларга кирәк. Ләкин уңышын җыеп алу бик күңелле, оешкан төстә барды.Бакчачыбыз Роза Ильдусовна әйтүенчә, уңыш начар түгел, ел буена үзебезгә җитәчәк.

-
05.10.2015 Сегодня в школе провели уроки безопасности. Цели уроков – пропаганда культуры безопасности жизнедеятельности среди подрастающего поколения. Учительница начальных классов Габдуллина Н.Н. рассказала детям о том, как не допустить возникновения опасных ситуаций и к каким последствиям может привести шалость с огнем.

-
02.10.2015 Бүген район мәдәният йортында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен бик матур бәйрәм булды. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хурмиева Гөлчирә Шәмгуновна яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
01.10.2015 Ел саен 1 нче октябрьдә әби-бабайларыбызны кунакка чакырып хөрмәт күрсәтү мәктәбебезнең матур традициясе булып тора. Бүген дә мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә авылның барлык өлкән кешеләре чакырылган иде, аларның күбесе килгән. Укучылар бу юлы аларга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Василовна җитәкчелегендә Рабит Батулланың “Кичер, мине, әнкәй!” спектаклен уйнап күрсәттеләр. Күңелгә үтеп керерлек, әби-бабайларның күзләре яшьләнерлек итеп, бик оста башкардылар алар рольләрен. Музыкаль тәнәфестә җырлар да башкарылды, шигырьләр дә сөйләнде. Спектакльдән соң кунаклар бәйрәм табынына рәхим иттеләр. “Бик матур бәйрәм бүләк иттегез!” – дип, укучылар һәм укытучылар, тимер юл, Курса урманчылыгы коллективларына рәхмәтләрен белдереп таралыштылар өлкәннәр. Залны бизәп утырган ак яулыклы әбиләр, тәҗрибәле, олы йөрәкле бабайлар белән очрашуларны без һәрвакыт зарыгып көтеп алабыз, аларга исәнлек-саулык, кадер-хөрмәт күреп яшәүләрен телибез!

-
29.09.2015 Бүген мәктәптә ачач утырту көне булып узды. Укучылар мәктәп тирәсенә миләш, чыршы, нарат агачлары утырттылар. Агач-куакларның тернәкләнеп, үсеп китәсен көтәсе генә кала.

-
25.09.2015 Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бүген “Урманны сакла!” девизы астында класс сәгатьләре үтте. Урманнарны бер дә юкка җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Әгәр урман байлыкларыннан киң файдаланабыз икән, аларны тулыландыру һәм саклау турында хәстәрлек күрергә тиешбез. Тәрбия дәресләре дә укучыларда урманга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

-
22.09.2015 Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел (1925–2000). Әлеге уңай белән бүген мәктәптә Гариф Ахунов истәлегенә багышланган әдәби кичә үтте. Кичәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы яктыртылды.

-
19.09.2015 Бүген мәктәптә өмә узды. Укучылар коелган яфракларны тырмаладылар, мәктәп бакчасын чистарттылар. Көн дә матур, кояшлы булгач, балалар күтәренке күңел белән, тырышып эшләделәр.

-
17.09.2015 С 4 сентября по 2 октября 2015 года объявлен месячник «Безопасная железная дорога». Об этом сообщает Горьковская железная дорога (ГЖД, филиал ОАО «РЖД»). Акция направлена на предупреждение травмирования детей на железной дороге. В рамках акции сегодня в начальных классах прошёл внеклассный урок «Безопасность на железной дороге». Действительно, опасность на железной дороге может подстерегать повсюду. Знание и выполнение правил поведения на объектах железнодорожного транспорта должно стать нормой поведения для каждого человека.













