Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Белдерү! 15.05.2015 23 нче май көнне Курса Разъезды авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган авыл киче узачак. Бәйрәмдә концерт, биюләр, уеннар, конкурслар булачак. Бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 14.00 сәг

-
13.05.2015 Учащиеся нашей школы Шаяхметов Инсаф, Каюмов Рузаль, Бикбов Дамир, Киямов Фаниль, Имамиев Марсель, Галимов Рустам, Сафина Дина, Имамиева Лиана приняли участие в первенстве лично-командного состава по лёгкой атлетике.

-
08.05.2015 Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм үтте. Бәйрәмебезнең кадерле кунаклары – ак яулыклы әбиләр, батыр йөрәкле бабайлар бәйрәм концертын бик ошаттылар. Алар барысы да сугыш чоры балалары, арада тыл ветераннары да бар. Укучылар сугыш башлану, ир – егетләрне сугышка озату күренешләрен, “Ана бәйрәме”н сәхнәләштереп күрсәткәндә залда утыручы әби-бабайларның күзләре яшьләнде. “Землянка”, “Синий платочек”, “Солдатлар” җырлары да, биюләр дә, Әсәтов Рәсүлнең баянда уйнавы да һәркемнең күңеленә хуш килде, йөрәкләргә үтеп керде. Әби – бабайлар сугыш чоры истәлекләре белән дә уртаклаштылар, яшь буынга теләкләрен җиткерделәр. “Авыр булса да балачак, яшьлек сагындыра, бик матур заманда яшисез, кадерен белегез!” – диделәр алар. Концерттан соң әби-бабайларыбызны бәйрәм табынына чәй эчәргә чакырдык. Кунаклар, таралышканда: “Илләребез имин, елларыбыз тыныч, күгебез аяз булсын; кырларда өелеп игеннәр уңсын, балалар бәхетле булсыннар!”- дип, ихлас теләкләрен теләделәр.

-
08.05.2015 Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Бөек Җиңүгә 70 бишле” конкурсында җиңүче 10 укучыга бүген бәйрәмдә грамота тапшырылды. Җиңүчеләр - Әсәтова Зәлинә, Җәләлиев Нуршат, Вафин Булат, Сабиров Зөлфәт, Җәләлиева Әдилә, Җәләлиева Гөлфинә, Әсәтов Рәсүл, Бикбов Дамир, Петрова Регина, Галимҗанов Рафил. Иң күп бишле ияләре - Җәләлиева Гөлфинә белән Бикбов Дамир 9 нчы майда Арчада узачак парадта катнашачаклар.

-
04.05.2015 Учащиеся нашей школы Вафин Булат, Каюмов Айназ, Залялиева Адиля и Нигматзянова Гулина участвовали в конкурсе «Безопасное колесо – 2015» .

-
04.05.2015 Бүген Горький тимер юлы буйлап Курса Разъезды авылы аша Җиңү поезды үтте. Поездның башында паровоз бара: сугыш вакытында тимер юл буйлап шундый паровозлар йөргән. Поезд составында 1941-1945 нче елгы сугыш чоры техникасы куелган тагын ике платформа, легендар вагон-«теплушка» бар. Шулай ук поездда тимер юлчыларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын чагылдырган уникаль музей да бар икән. Кызганыч, Җиңү поезды безнең станциядә туктамады. Без аны матур итеп каршы алдык һәм хәерле юл теләп озатып калдык. Ретро-поездда баручы тимер юл ветераннары, Горький тимер юлы эшчеләре, артистлар да безне сәламләделәр. Җиңү поезды белән очрашу балаларга бик ошады.

-
30.04.2015 Мәктәптә өмә бүген дә оешкан төстә узды. 3-8 нче класс укучылары һәм укытучылар мәктәп бакчасын, ишек алдын, мәктәпнең тирә-ягын чүпләрдән арындырдылар, яфракларны җыеп күмделәр, тырмаладылар.

-
30.04.2015 Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Бөек Җиңүгә 70 бишле!” акциясенә йомгак ясалды. I нче урында 7 нче сыйныф укучысы Җәләлиева Гөлфинә – 134 бишле, II урында 9 нчы сыйныф укучысы Петрова Регина – 112 бишле, III урында 8 нче сыйныф укучысы Бикбов Дамир - 111 бишле, IV урында 8 нче сыйныф укучысы Әсәтов Рәсүл – 101 бишле, V урында 5 нче сыйныф укучысы Вафин Булат – 95 бишле, VI урында 5 нче сыйныф укучылары Сабиров Зөлфәт белән Җәләлиева Адилә -72 бишле, 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанов Рафил – 73 бишле. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
30.04.2015 Сегодня в Арске прошел музыкально-спортивный антинаркотический марафон «Флеш моб батлл», посвященный празднованию 70-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 гг. Команда нашей школы «SOK» под руководством Гайнутдиновой Лейсан Саматовны достойно выступила на танцевальных конкурсах. Выражаем огромную благодарность организаторам. Праздник понравился всем: и зрителям, и участникам.

-
28.04.2015

Бүген мәктәптә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан шигырь сөйләү конкурсы булды. Конкурста 3,4, 5, 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең үз әсәрләрен дә, Тукайга багышланган шигырьләрне дә сөйләделәр, Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тагын бер тапкыр күздән кичерделәр. I урынны 5 нче сыйныф укучысы Сабиров Зөлфәт белән 8 нче сыйныф укучысы Әсәтов Рәсүл алды. Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды, аны укучылар бергәләп башкардылар. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен , аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Укучыларның берсен берсе уздырырга тырышып шигырь сөйләүләре дә бүген шуны раслады.












