Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Сингапур укулары 14.02.2015

14 февраль көнне мәктәп-бакчабызның барлык педагогик хезмәткәрләре Ташкичү гомумбелем мәктәбендә узган Сингапур укуларында катнашты. Көн дәвамында әлеге методиканың бар үзенчәлекләре җентекләп аңлатылды. Укытучыларның укучылар ролендә булып, бер минутны да бушка уздырмыйча, актив катнашып утырулары бу методиканы тирәнтен аңларга ярдәм итте.
-
Конкурска йомгак ясалды! 13.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылучы "Онытылмас еллар авазы" мәктәпкүләм проекты кысаларында оештырылган "Таня Савичеваның блокада көндәлеге" конкурсына йомгак ясалды. Конкурска Таня Савичевага багышланган рәсемнәр кабул ителгән иде. Укучылар бу рәсемнәрне Таня Савичева турында эшләнгән махсус видеоролик белән танышканнан соң ясадылар. Шуңа күрә рәсемнәр бик эчтәлекле, матур килеп чыккан. Һәр класстан 3әр җиңүче билгеләнде, аларга Мактау грамоталары тапшырылды. 1 урын алучылар: Зарипов Илназ, Галәветдинова Алинә, Галәветдинова Гөлфия, Асхадуллин Нияз, Ахмадиев Рамил, Фазуллин Ленур. Котлыйбыз!!!
-
Афәрин, кызлар! 09.02.2015

6 февраль көнне мәктәбебезнең 4 класс укучылары Мөхәммәтҗанова Лилия һәм Галәветдинова Алсу Арча балалар китапханәсендә узган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Кызларга район Мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Уйнагыз, гармуннар!" кичәсе 07.02.2015

6 февраль көнне мәктәп-бакча коллективы авыл клубында "Уйнагыз, гармуннар!" кичәсе оештырды. Кичәгә Пешәнгер, Мирҗәм авылларының иң оста, иң моңлы гармунчылары чакырылды. Гармунчылар үзләренең гармун уйнарга өйрәнү тарихлары белән уртаклаштылар, сыздырып гармунда, баянда уйнадылар, җырладылар. Ә укытучылар, укучылар, бакчага йөрүче нәниләр аларга җыр-биюләр бүләк иттеләр. 2 сәгатькә сузылган тамашада һәр кеше җанына сихәт алды, моң дәрьясында йөзде...
-
Конкурс 02.02.2015

"Таня Савичеваның блокада көндәлеге" конкурсы рәсемнәр кабул итү бара.
-
"Бөек Җиңүгә дан!" 28.01.2015

27 январь көнне мәктәп-бакчабызда "Бөек Җиңүгә дан!" хор җырлары конкурсы булып үтте. Анда бакчада тәрбияләнүчеләр һәм укучылар Бөек Ватан сугышы турында җырларны хор белән башкардылар. Һәр класс матур, мәгънәле җырлар сайлаган һәм бик оста башкарды. Ахырдан дипломнар тапшырылды. Афәрин, укучылар! Афәрин, нәниләр!
-
Әңгәмәләр дәвам итә 23.01.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата узучы әңгәмәләрнең 7 нчесе булып үтте. Ул "Таня Савичеваның блокада көндәлеге" темасына оештырылды. Укучылар Таня Савичева турында татарча ролик карадылар, ахырдан сорауларга җавап бирделәр, җиңүчеләр билгеләнде. Әңгәмәнең дәвамы буларак, "Таня Савичеваның блокада көндәлеге" темасына мәктәпкүләм рәсем конкурсы игълан ителде.
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2015

16 январь көнне мәктәп-бакчабызда ата-аналар өчен ачык шөгыльләр һәм дәресләр күрсәтелде, гомуми һәм класс җыелышлары үткәрелде. Әти-әниләр укыту-тәрбия процессындагы яңалыклар, взнос түләүдәге үзгәрешләр белән таныштылар, балаларының дәресләрен карадылар, класс җитәкчеләренең отчетын тыңладылар.
-
Рәхәт тә соң чаңгы шуу! 13.01.2015

Каникулдан килүгә мәктәп-бакчабызда чаңгы шуу сезоны башланып китте. Укучыларыбыз физкультура укытучысы Раушан Фарадисович белән берлектә чаңгы юлы салдылар һәм шуа башладылар. Мәктәп-бакча артындагы болынлыкның бик якын булуы рәхәтләнеп шуарга мөмкинлек бирә. Бакчада тәрбияләнүче балалар да укучылардан калышмый - алар мәктәп ишек алдында шуалар. Киләчәктә чаңгы ярышы уздырылыр дип көтелә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 09.01.2015

8 январь көнне Арча шәһәрендә мәгариф учреждениелары профсоюз членнары арасында шахмат ярышы үткәрелде. Анда хезмәттәшебез Магсумова Гөлсинә Хайрулловна 3 урынны яулады. Аны җиңүе белән тәбрик итәбез!









