Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Молодцы, укучылар! 30.03.2015

26 нчы март көнне мәктәбебездән 2 укучы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган районкүләм шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. 2 класс укучысы Газимов Рөстәм Ф.Кәримнең "Ватаным өчен" шигырен, 4 класстан Галәветдинова Алсу М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен сөйләделәр, катнашучы сертификатына ия булдылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Көтеп алган язгы каникуллар! 23.03.2015

Бүгеннән укучыларыбыз көтеп алган язгы каникуллар башланды. Иң озын саналган 3 чирек безнең укытучылар һәм укучылар өчен бик тиз генә сизелми дә үтеп китте. Чөнки эшебез бик күп, бик тыгыз булды бит! Укучыларыбыз тырышып уку белән беррәттән төрле конкурсларда, "Онытылмас еллар авазы..." проектында катнаштылар. Өч зур ачык чарада катнашу үзе күпме әзерлек сорый. 6 февраль көнне "Уйнагыз, гармуннар!" дип аталган гармунчылар белән очрашу кичәсе оештырылды, 5 март көнне "Ак чәчәкләр - Оксана бүләге" спектакле куелды, 18 март көнне республика семинарында "Заманча уен" театральләштерелгән тамашасы күрсәтелде. Аларның һәрберсендә һәр укучы да актив катнашты, үзенең осталыгын, сәләтен күрсәтте. Молодцы укучыларыбыз! Язгы каникулда да бирелгән конкурс эшләрен башкарып, каен бөресе җыеп ялыгызны файдалы үткәрерсез дип ышанабыз!
-
Республика семинары 19.03.2015

18 март көнне мәктәп-бакчабызда балалар бакчалары тәрбиячеләренең "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге" темасына республика семинары булып узды. Семинар программасы мәктәп-бакча белән танышуны, ачык шөгыльләр, ачык чара карауны, мастер-класста катнашуны үз эченә алган иде. Шушы эшчәнлек барышында кунакларыбыз мәктәп-бакчаның белем һәм тәрбия бирү процессы, педагогларыбыз кулланган үзенчәлекле алымнар, тормышка ашырылучы проектлар белән таныштылар, музейда булдылар, кул эшләре күргәзмәсен карадылар, мастер-класста катнаштылар, ачык чара аша авылыбыз тарихы, күренекле шәхесләребез турында мәгълүмат алдылар, нәниләрнең һәм укучыларның талантлылыгына сокландылар. Коллегаларыбызга түгәрәк өстәл янында биргән уңай бәяләре, җылы сүзләре, киңәшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Семинардан үзләре өчен файдалы мәгълүмат, эш тәҗрибәсе туплаганнардыр дип ышанып калабыз. Мәктәп-бакчаның барлык хезмәткәрләренә, нәниләргә, укучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Котлыйбыз! 13.03.2015

13 март көнне Арча Үзәк китапханәләр челтәрендә "Ул елларның даны мәңгелек!" исеме астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган районкүләм шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Анда безнең мәктәп-балалар бакчасы педагог-оештыручысы Рания Галәветдинова да чыгыш ясады. Ул үзенең "Язмышларда әрем ачысы..." пьесасыннан өзек сөйләде. Һәм "Проза" номинациясендә 25-55 яшьлекләр арасында 1 урынга лаек булды. Җиңүегез белән котлыйбыз! Киләчәктә иҗади уңышлар телибез сезгә!
-
2015 - Парклар һәм скверлар елы 12.03.2015

2015 нче ел - Парклар һәм скверлар елы уңаеннан мәктәп-бакчабызда стенд эшләнгән, чаралар планы төзелгән иде. Бу көннәрдә укучыларыбыз арасында "Белемеңне тикшер!" кроссвордын чишү бәйгесе бара. Кроссворд стендта урын алды, күчермәсе күпләп чыгарылып укучыларга таратылды. Аның биремнәре Казан шәһәрендәге парклар һәм скверлар, аларның тарихы, үзенчәлекләре турында. Уңышлар телибез сезгә, зирәк һәм тапкыр укучыларыбыз!
-
"Ак чәчәкләр - Оксана бүләге" 06.03.2015

Иң матур язгы бәйрәм алды көннәрендә мәктәбебез коллективы Пешәнгер клубы сәхнәсендә Пешәнгер, Мирҗәм авыллары халкы өчен зур бүләк ясады - "Ак чәчәкләр -Оксана бүләге" исемле спектакль куйды. Бу спектакль - коллективыбызның уртак иҗат җимеше. Анда барлык укучылар һәм укытучылар да катнашты. Спектакльдә Бөек Ватан сугышы елларындагы тылдагы тормышның авырлыгы, эвакуацияләнгән балалар язмышы, ятимлек, толлык ачысы, сугыш китергән кайгы-хәсрәт ачык чагылды. Нәни артерларыбыз искиткеч оста уйнадылар. Тамашачы безне алкышларга күмде.
-
Ветераннарга медаль тапшыру 02.03.2015

28 февраль көнне Апаз мәдәният йортында шушы авыл җирлеге территориясендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективы "Язмышларда әрем ачысы..." исемле күренеш белән чыгыш ясады. Бу күренештә сугыш елларындагы тылдагы тормышның нинди авыр, михнәтле, кайгылы булуы ачык чагылды. Залда утырган бер генә кеше дә күз яшьләрен тыя алмады... Өлкәннәр шул дәхшәтле елларны кабат хәтереннән кичерде, яшь буыннар сугыш китергән бәхетсезлекләрне күз алдыннан үткәрде...
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 26.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучылары һәм укучылары тарафыннан "Чәчкәләр - Оксана бүләге" исемле спектакль әзерләнә. Ул авылыбыз клубы сәхнәсендә киләсе атнада куелачак. "Чәчкәләр - Оксана бүләге" пьесасы - коллективның уртак иҗат җимеше. Хөрмәтле әти-әниләр, авылдашлар, кунаклар! Сезне көтеп калабыз!
-
Җәлил һәм җәлилчеләр 16.02.2015

16 февраль көнне мәктәп-бакчабызда "Онытылмас еллар авазы..." проекты кысаларында 8 нче әңгәмә булып узды. Әңгәмә, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Җәлил һәм җәлилчеләр" темасына үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, тоткынлыктагы батырлыгы белән таныштылар, 10 җәлилче хакында белделәр. Соңыннан әңгәмә буенча сораулар бирелде һәм 4 класс укучысы Мөхәммәтҗанова Лилия җиңүче булып танылды. Иң ахырда 4 атнаның җиңүчеләре арасында көчле ярыш булып үтте. Бу ярышта 4 класс укучысы Әхмәдиев Рамил җиңеп чыкты. Укучылар, сезнең барыгызга да зур рәхмә! Һәрвакыт шундый актив, кызыксынучан, эзләнүчән булыгыз!
-
Әлифба бәйрәме 14.02.2015

14 февраль көнне мәктәп-бакчабызда 1 класс укучылары Әлифба дәреслеген укып, өйрәнеп бетерүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә алар үзләренең алган белемнәрен, укый, яза белүләрен расладылар, җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Аларны беренче җиңүләре белән әти-әниләр, мәктәп дирекциясе, зур класс укучылары тәбрик итте, бүләкләр тапшырды. "Әлифба бәйрәме" бик күңелле, матур узды. Нәниләргә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!









