Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
-
"Зирәк тиен" бәйгесе
12.04.2014
Шушы көннәрдә укучыларыбыз "Зирәк тиен" регионара уен-бәйгесе биремнәрен эшлиләр. Туган телебезгә багышланган әлеге бәйгедә уңышлар телибез сезгә, укучылар!
-
Бөре җыю төгәлләнде!
10.04.2014
Мәктәбебездә ике атна дәвам иткән каен бөресе җыю төгәлләнде! Җиңүчеләр билгеле булды, аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Менә алар - иң тырыш, иң җитез укучыларыбыз: 1 урын - Фазуллин Алмаз, 2 урын - Фазуллин Ленур, 3 урын - Фазылҗанова Исламия һәм Әсхәдуллин Нияз. Молодцы, җиңүчеләр! Калган укучыларыбыз да актив катнаштылар. Зур рәхмәт аларга!
-
Молодцы!
06.04.2014
Республика класстан тыш эшләр үзәге уздырган "Туган як серләре" экспедициясенең "Бөек Ватан сугышында минем гаиләм тарихы" конкурсының район этабында безнең укучыларыбыз Галәветдинова Гөлфия һәм Фазылҗанова Исламия катнашты. Алар үзләренең әби-бабаларының сугыш турындагы хатирәләрен туплап, альбом эшләделәр. Һәм нәтиҗәдә икесе ике номинация буенча 1 урын яуладылар, аларның эшләре республикага җибәрелде. Молодцы, кызлар!
-
Котлыйбыз! 03.04.2014

24 марта Арчада үткәрелгән "Стихи для детей поэтов конца ХХ-го и начала ХХI веков" конкурсында 4 класс укучысы Усманов Руслан III урынны яулады.
-
Рус теле атналыгы тәмамланды. 21.03.2014

14 мартта башланган рус теле атналыгы тәмамланды. Атналык линейкада төрле ярышларда җиңгән укучыларга грамоталар тапшырылды. Рус теле буенча олимпиадада, "Король и королева письма" матур язу конкурсында, "Иллюстрации к русским сказкам", "Веселые буквы" рәсемнәр конкурсында җиңүче укучыларыбызны тәбрик итәбез! Укытучыларга рәхмәт җиткерәбез.
-
Рус теле атналыгы
18.03.2014
Мәктәбебездә рус теле атналыгы үтә. Ачылыштан соң, рус теле буенча һәр класста олимпиада узды. Бүген укучылар командалар булып көч сынашачак. Берничә көннән "Королева письма" конкурсы үтәчәк. Уңышлар сезгә, укучыларыбыз!
-
Мәдәният елында спектакльләр куябыз! 14.03.2014

13 март көнне мәктәбебездә "Өч кыз" татар халык әкиятенә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакль куелды. Анда 2, 3, класс укучылары катнашты. Искиткеч эчтәлекле, күзләрдән яшь китерә торган сәхнә әсәре, оста уеныгыз өчен рәхмәт сезгә, укучылар!
-
"Әби, әни һәм онык!" 07.03.2014

8 Март бәйрәмендә мәктәбебезгә кунакка әниләр генә түгел, әбиләребез дә килде. Һәм әбиләр, әниләр, кызлар катнашында "Әби, әни һәм онык!" бәйгесе үткәрелде. Әниләр үзләренең аш-су серләре белән уртаклашты, әбиләр кул эшләре турында сөйләде, ә оныклар әбиләргә бүләк ясап, котлап тапшырдылар. Уенда катнашучыларга зур рәхмәт!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.02.2014

1 класс укучысы Касимова Камилә "Умелые руки" район конкурсында 3 урын яулады. Аны мәктәп-бакча дирекциясе, укучылар исеменнән тәбрик итәбез! Зур уңышлар телибез! Молодец, Камилә!
-
Башваткыч 21.02.2014

21 февраль көнне мәктәп-бакчабызда "БАШВАТКЫЧ" уены гөрләп узды. Алып бару осталыгы ягыннан да, уенчыларның активлыгы ягыннан да ул Җәвит Шакировның Башваткычыннан һич тә калышмады, искиткеч күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Анда балалар бакчасына йөрүче балаларның әтиләре катнашты. Уен Сочи шәһәрендә баручы Олимпия уеннары темасына багышланды.









