Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 10 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
-
"Пешекчеләребезне котладык" 20.10.2026 Бүген -20 нче октябрь Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен. Бүген мәктәп укучыларыбыз белән үзебезнең пешекчеләребез Шакирова Ләйсән Фәрит кызын, Гәләветдинова Сәрия Фәрит кызын, Котдусова Гөлназ Габделфәрт кызын һөнәри бәйрәмнәре белән котладык.

-
"Әтиләргә бүләккә" 19.10.2026 Узган атнаның якшәмбесендә илебез күләмендә Әтиләр көне билгеләп үтелде.Чыннан да, Әниләр көне белән беррәттән, Әтиләр көне булдырылу да бик кирәкле чараларның берсе.Чөнки гаиләдә һәм балаларны тәрбияләүдә икесенең дә әһәмияте зур. Балаларга әни дә, әти дә бертигез кирәк.Бәйрәм уңаеннан балаларыбыз белән әтиләребезгә бүләккә үз кулларыбыз белән рәсемнәр буядык.

-
«ӘТИ + МИН» 19.10.2026 18 октябрь көнне «Саба-Арена» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган «ӘТИ + МИН» («ПАПА + Я») IV Республика чемпионатының финал ярышлары узды. Әлеге чарада Республиканың төрле районнарыннан килгән 100 гаилә командалары үзара көч сынашты. Арча районын яклап безнең мәктәп укучысы Җәләлиев Адель һәм аның әтисе Данис Дамир улы катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җәләлиевлар гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, сезгә, гаиләгезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телибез!










