Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Үсентеләр кояшка үрмәли 18.04.2016

Менә инде апрель аеның да өченче атнасын башлап җибәрдек. Тиздән бакча эшләре башлана. Бакчага чыгарасы үсентеләребез көннән-көн үсә, кояшка үрмәли. Барлык күңел җылысын, бөтен көчебезне куеп үстергән яшелчәләрнең файдасын күрергә язсын.
-
Төзүче буласым килә 18.04.2016

Бакчабызда балалар хыялланырга бик яраталар. Бүген сөйләм үстерү шөгылендә төрле һөнәрләр турында сүз алып барылды. Бакчада ничә бала булса, шуның кадәр үк хыял, шуның кадәр үк профессия бар. Булачак төзүчеләр хыялларын шакмаклардан төзеп тә күрсәтте инде.
-
Мин яратам сине Татарстан, табигатең өчен яратам! 16.04.2016

Бүген "Татарстанның елгалары, күлләре һәм су саклагыч зоналар" темасына укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында Татарстанның төп елгалары һәм сусаклагыч зоналары турында мәгълүмат бирелде. Барлык укучыларга да әлеге темага багышланган башваткыч чишәргә кушылды. Нәтиҗәләр сишәмбе көнне билгеле булачак.
-
Чисталык үзебездән тора
16.04.2016
Бүген мәктәбебез территориясен чистарту эшләре алып барылды.
-
Бар эшкә өлгерәбез 15.04.2016

Балалар шөгыльләрдән тыш төрле уеннар уйнарга ярата. Кызлар бигрәк тә ясарга, буярга яраталар. Кызларның буяган рәсемнәре бик матур килеп чыга.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 13.04.2016

Ниһаять без зарыгып көткән көн килеп җитте. Бүген Пешәнгер күпфункцияле үзәгендә Габдулла Тукайга багышланган фестивальнең зона этабы булып узды. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылар коллективы уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел. Шуңа күрә без көтәбез!
-
Нәниләребез фестиваль үрләрен яулый 13.04.2016

Балалар бакчасына йөрүче нәниләребез дә катнашты Габдулла Тукайга багышланган фестивальдә. "Бала белән күбәләк" җыры, шигырьләр бик тә матур килеп чыкты.
-
12 нче апрель - Космонавтика көне 12.04.2016

Мәктәптә һәм балалар бакчасында Космонавтика көненә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде, рәсемнәр ясалды.
-
Рәхмәт ишетү рәхәт икән! 11.04.2016

"Мәрхәмәтле эшләр атналыгы" дәвам итә, укучыларыбыз әлеге акциядә теләп катнашалар. Ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләргә булышу һәр кешенең күңелендә изге гамәл саналырга тиеш. Укучыларыбыз моны яхшы белә. "Рәхмәт ишетү рәхәт икән!" - диләр алар.
-
Әти-әниләр игътибарына
11.04.2016
Хөрмәтле әти-әниләр! Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы приказы (№18381 от 26.11.2015) нигезендә май аенда 4 нче класс укучыларыны өчен кайбер фәннәрдән Россиядә бердәм тикшерү эшләре (ВПР - Всероссийские проверочные работы) үздырылачак. Быел әлеге тикшерү эшләре түбәндәге фәннәр буенча булыр дип көтелә:
- Математика;
- Русский язык;
- Окружающий мир.
Әлеге төр тикшерү эшләрен БДИ дип уйлау урынлы түгел. Белүебезчә, контроль эшләр һәр ел ахырында һәр класста үткәрелә. Бүгенге көндә илебездә укучыларның белемен тикшерүнең бердәм системасы формалаша. Әлеге тикшерү эшләренең биремнәре Рособрнадзор тарафыннан эшләнелә һәм федераль дәүләт стандартларына туры килә.









